banner banner banner
Уртак язмыш
Уртак язмыш
Оценить:
 Рейтинг: 0

Уртак язмыш

Хәер, ил атайлары да

Күптән каешсыз инде.

Кайдан табып буарга соң

Көн дә бушаган билне?

Гүя бүген зур ил үзе

Шундый бер мескен бәндә:

Тора ике кулы белән

Чалбарын тоткан хәлдә…

Әй син, заман…

Әй син, заман, гамәлләрең

Бигрәк тә зәһәр, яман.

Аерырлык түгел кайчак –

Кайда хак, кайда ялган.

Берәүләрне өйрәттең син

Оста итеп ямарга.

Берәүләргә өлеш төште

Оста итеп янарга.

Берәү әнә, калтыранып,

Соңгы сумнарын саный.

Берәү алтын кибетендә

Йөзенче йөзек сайлый.

Берәүгә язган гомергә

Очын-очка ялгарга.

Комсызларның кочагы киң

Һаман күбрәк ялмарга.

Берәү дөньясын бөтәйтә,

Юктан да барны кора.

Патшаларга тиң сарае

Берәүнең балкып тора.

Берәү төшкән «җир астына»,

Хәер-сәдака сорап.

Берәү балдай сүзе белән

Алдый күзеңә карап.

Бер сылу кыз көн дә, көн дә

Гел бер күлмәктә йөри.

Берәү соңгы мода белән

Азгын кочакта эри.

Берәүләр өметен өзми,

Якты киләчәк юрый.

Берәүләр, үткәнне данлап,

Рәхәт тормышын җырлый.

Әй аяусыз, әй хәясыз

Каршылыклар заманы.

Заман үтәр. Тик бетәрме

Адәмнәрнең яманы?!

Мәңгелек алыш

Киткән хөкүмәтне яманлаган

Килгән җитәкчегә бик кулай.

Ялагайлар уйный ике якка,

Яраклашып яши гел шулай.