banner banner banner
Уртак язмыш
Уртак язмыш
Оценить:
 Рейтинг: 0

Уртак язмыш

Киткәннәр дә яхшы иде дә бит,

Онытылды хәзер үткәннәр.

Урыннары түрдә, зур хөрмәттә

Үткәннәрне хәтәр сүккәннәр.

Тик җиткәндә бермәл җавап көне,

Хаталары зәһәр хак сорар.

Кешеләргә түгел, намусына

Ни йөзләре белән ул карар?

Ни дип кенә җавап бирсен, бахыр,

Хәер исәбенә яшәгәч.

Үткәнгә дә, бүгенгесенә дә

Тамак хакларына эшләгәч.

Хаталарны кайчак ясаттылар

Ирексезләп, көчләп, куркытып.

Тәхет яннарында бәхет булмый,

Булмый аны куша беркетеп.

Килгәннәр дә, киткәннәр дә – корбан,

Халык колы, колы канунның.

Бу алышта гади кеше түгел,

Сәясәте җиңә заманның.

Малевичның «Кара дүртпочмагы»

Малевичның кара квадратын

Күрдем. Тулысынча. Нәкъ шул килеш.

Һәм аңладым: шулай башлаганбыз,

Нәкъ шул хәлдә без бетәргә тиеш.

    Зөлфәт

Малевичның «Кара дүртпочмагы»,

Нинди көч бар синең шул бер төстә?

Ничә еллар буе аңа бага

Төрле милләт халкы төрле яшьтә.

Бер карасаң, әллә нәрсәсе юк,

Ни эзли соң аннан тамашачы?

Нинди уйлар салдың картинаңа?

Иҗат серең, рәссам, табылсачы…

Бүген килеп, шушы могҗизаның

Безне табындырган серен чиштем

Гади дә һәм бөек фәлсәфәсен

Ымсындырып үзенә тарткан көчнең.

Бу дөньяга яралмастан борын

Ана карынында – яралгыда,

Якты дөньяларга туу мәлен

Без ятабыз көтеп караңгыда.

Бу дөньядан киткән чакларда да

Мәңгелеккә йомып күзебезне,

Төпсез караңгылык упкынына

Соңгы минут сөйри үзебезне.

Малевичның «Кара квадраты» на

Язылгандыр гомер яшәеше.

Шуңа карап, мең тылсымнар юрап,

Үз язмышын уйлый һәрбер кеше.