banner banner banner
Ни даулыйсың, йөрәк? / О чём тревожишься, сердце? (на татарском языке)
Ни даулыйсың, йөрәк? / О чём тревожишься, сердце? (на татарском языке)
Оценить:
 Рейтинг: 0

Ни даулыйсың, йөрәк? / О чём тревожишься, сердце? (на татарском языке)

Хыяллар да ап-ак томан икән —
Әллә ниләр булыр сыман икән…

Һуш китәрлек хәбәр көтеп йөрдем:
Язмыш исә өлеш китеп бирде.
Ашкынулар шундый көчле иде —
Әллә ниләр булыр төсле иде…

Әллә нинди көннәр бу…

Бер басылып тынып кала,
бер шашып бии күңел.
Бертоташтан томалана,
бер балкып көлә күгем —
Әллә нинди көннәр бу…

Бер сагындыра үткәннәр,
бер киләчәк җилкетә.
Бер гашыйк итә чит җирләр,
бер туган як җирсетә —
Әллә нинди көннәр бу…

Бер ятларга колак салам,
бер тыңлыйм дуслар серен.
Бер каралам, бер чыгарам
җанның җыелган керен —
Әллә нинди көннәр бу…

Бер әйләнәм йөзьяшәргә,
бер сабый булып калам.
Гүя миндә ике йөрәк:
берсе – карт, берсе – бала…
Әллә нинди көннәр бу…

Искә төшерү

(Берәүгә)

Матур идең,
Гүзәллеккә синең
Хәйран кала иде һәр көзге.
Тартынмыйча,
Шикләнмичә бер дә,
Атылып керә идең һәр күзгә…

Еллар узды,
Тик хыянәт тузмый,
Бер әйтәсе иде очратып:
Төшеп калдың күздән,
Үзең багар
Көмеш көзгеләрне пычратып…

Күпме кирәк?

Бу нәзберек җанга күпме кирәк? —
Өшеде лә, туңды кинәт йөрәк:
Мин өлештән мәхрүм, җитми калды
Дөнья казанында миңа өйрә…

Бу нәзберек җанга күпме кирәк? —
Бер изгелек – егылганда терәк.
Янып китте дөрләп кабат йөрәк,
Сүнмәгән ул, яткан бары көйрәп…

Күзгә карап…

Шундый төннәр була: күңел куба,
Әллә кая кача йокысы.
Килә дустың белән кара-каршы
Күзгә карап шигырь укыйсы…

Шундый көннәр була: күңел тула,
Әллә ни дә түгел югыйсә.
Очраганда туктап, шагыйрь дустың
Күзгә карап шигырь укыса…

Зар

Йа Алла, бу – нинди бәла,
Бирдең миңа гүзәллекне —
«Мәкер» дигән шомлы шәүлә
Гел артымнан эзәрлекли…

Кыз бала

Әле яз, иртә яз,
Яңа бозлар кузгала…
Алсу ефәк күлмәген
Яңа кигән кыз бала…

Әле җәй җитмәгән,
Әле яз узмаган…
Алсу ефәк күлмәген
Күпме кияр кыз бала…

Вакытлыча сөенүчеләргә

Шайтан таягына кырау тими.

    Әйтем