banner banner banner
Ни даулыйсың, йөрәк? / О чём тревожишься, сердце? (на татарском языке)
Ни даулыйсың, йөрәк? / О чём тревожишься, сердце? (на татарском языке)
Оценить:
 Рейтинг: 0

Ни даулыйсың, йөрәк? / О чём тревожишься, сердце? (на татарском языке)

Төшеңә дә керми торган яшерен
Өметләрең булса, нишләргә?..

Хыял чиксез, бизәк чигә җепсез —
Бар, әйтеп бак аны кешегә…
Җуелыр күк бөтен ләззәтләре,
Әрсезләнеп кереп төшеңә…

Ак бакчада

Ак бакчага киләм көн дә,
Ак шәл ябып башыма.
Ак каеннар белән бергә
Чыгарсың күк каршыма…

Ак бакчага карлар ява,
Юллар көрткә күмелә.
Бәлки, беренче эзләрне
Салырсың син – кем белә…

Әллә нигә бик ямансу
Бу бакчаның юллары.
Йөри ятим мәхәббәтем,
Сагышларга уралып…

Кышлар үткәч, бу бакчага
Әле син дә килерсең.
Каеннарга сарылып калган
Ак сагышны күрерсең…

Соңга калган сөенче

Таң алдыннан ләйсән явып үтте…
Сиңа килдем,
Сөенчесен алыйм диеп иртүк.
Күзләреңдә җемелдәште биеп
энҗе-энҗе бөртек…

Урманнарда умырзая шыткан…
Сиңа кердем,
Сөенчесен алыйм диеп кичтән.
Тәрәз төбең тулы купшы гөлләр
күреп
тындым эчтән…

Су буена мамык бәбкә чыккан…
Чаптым сиңа,
Сөенчесен алыйм диеп үзем.
Киштәгездә яткан ап-ак каурыйларга
төште күзем…
Соңга калган икән сөенчем.

Үзәкләргә үтсә ялгызлык…

Үзәгенә үтсә ялгызлык
Шәһәр үзәгендә берәүнең, —
Мәгънәсе юк, бәйрәм хакы, дип,
Хат аркылы бәхет теләүнең…

Дус түгел ул, хәлен белим, дип,
Сугылмаса үткән-сүткәндә.
Теле белән җанны эретеп
Терелтмәсә үлеп көткәндә.

Кыйммәте юк мактап дуслыкны,
Авыз тутырып нотык сөйләүнең, —
Үзәгенә үтсә ялгызлык
Шәһәр үзәгендә берәүнең…

Төнге шигырь

Бүген төнлә шигырь язып чыктым,
Ә урамда буран уйнады.
Мин үземчә зур эш кырмак булдым,
Кыш бабай да шулай уйлады.

Мин кәгазьгә яңа юллар тездем,
Тышта исә юллар күмелде.
Кар бураны шашып биеп йөрде,
Мин бушаттым ярсу күңелне…

Төн күзәтте мине тәрәзәдән,
Мин аңарга бармак янадым:
«Таң атканчы китү ягын кара,
Соңга калма, – димен, – ярамый».

Кар ява да ява бөтерелеп,
Мин язам да язам – төн уза…
Ак урамнар буйлап хәйран калып,
Иң беренче бүген кем узар?..

Әллә ниләр булыр кебек иде

Дулкыннарга басып, биеп йөрдем,
Чәчләремә кояш кушып үрдем.
Дулкыннарда ап-ак күбек иде —
Әллә ниләр булыр кебек иде…

Томаннарга атылып барып кердем,
Офыкларның чиге бар дип белдем.