banner banner banner
Сират күпере / Мост над адом
Сират күпере / Мост над адом
Оценить:
 Рейтинг: 0

Сират күпере / Мост над адом


Әңгәмәнең тәмамланып килүен чамалаган Мирсәет чаршау артында качып торган җиреннән сак кына чыгып бара иде, шулчак аны әтисенең калын тавышы туктатты.

– Качма, улым, кил әле монда, кер, – диде ул.

Күрәсең, улының такта артында торуын сизенгән булгандыр.

Яшен суккандай булды малайга, әмма буйсынмый чарасы юк, – бераз икеләнеп торгач, әтисенең каршысына кереп басарга мәҗбүр булды. Җәзаның иң катысына әзер иде ул.

Аңарга түгел, хәзрәткә мөрәҗәгать итте әтисе:

– Йә хәзрәт, син өлкән кеше, шул рәвешле качып-

посып олылар сүзен тыңлап йөрүчегә нинди җәза бирәбез?..

Хәзрәтнең җавабы бу очрак өчен дә әзер икән.

– Өлкәннәр сөйләшкәндә качып тыңлап торуны китап хупламый анысы, – диде ул иң элек. – Әмма дә ләкин тыңлаучының максатын ачыклау лазем диелгән. Яхшы максаттан тыңлыймы ул, бер-бер яман ният беләнме?.. Бу очракта Мирсәетнең тыңлап торуында яманлык күрмим мин үзем… Китапта тагы «Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп» дигән сүзләр дә бар. Шунысын да дикъкатькә алганда, мин уйлыйм, Хәйдәргали туганым: оланның гаебе зур түгел… Ите синеке, сөяге минеке дигәндәй, син әти кеше, үзең белә торгансыңдыр инде. Малай синеке…

Хәзрәт сүзләреннәнме, әтисе мөлаем елмаеп куйды. Мирсәетнең күңеленә җылы иңде, димәк, җәза куркыныч булмаячак.

– Бүтән алай өлкәннәр сүзен тыңлап йөри торган булма, – диде ул, кинәт кырысланган атлы булып һәм улының колагын борып куйды. Авырттырып бормады тагы үзе…

– Ярар, – диде Мирсәет, үзенең гаебен танып.

– Патшага каршы баш күтәрергә ярыймы дип тинтерәтмәссеңме инде бүтән?! – диде әтисе. – Кара аны!.. Бар, урамда кар явып тора әнә, капка төпләрен көрәп кер. Хәзрәт чыгуга чистарып торсын, – дип, яратып кына уч төбе белән артына сугып куйгандай итте.

Ишегалдын һәм капка төпләрен көрәп кенә калмады Мирсәет, себереп үк куйды. Нуриәхмәт хәзрәтнең гыйлемле һәм хак кеше булуын ишетеп белә иде, бүген ул шуңа үзе дә ышанды. Нуриәхмәт хәзрәт белән әтисе арасындагы сөйләшү хәйран калдырган, тирән уйга салган иде аны. Хак эш белән шөгыльләнә икән ләбаса. Олыгаеп, җитдиләнеп киткәндәй, бер башка үскән сыман хис итте ул үзен.

Әмма, эшен тәмамласа да, өйгә керергә ашыкмады. Нуриәхмәт хәзрәтне шушында, капка төбендә, тагы бер мәртәбә очратасы килә иде аның. Бәлки, бер-бер җылы сүз әйтер, аркасыннан сөяр: «Уңган егет икәнсең», – дияр. Шуңа тырыша бит Мирсәет. Җай чыкса, хәзрәткә әзерләп куелган сораулары да бар аның.

Соң гына, озак көттереп кенә чыктылар өйдән. Хуҗа кеше буларак, әтисе Нуриәхмәт хәзрәтне озата чыкты.

– Бәрәкалла, бәрәкалла… Менә ич безнең егетебез эшкә дә бик әвәс икән, – дип, чыга-чыгышка Мирсәетнең тырышлыгын игътибарга алды ул.

Малай борынын тартып куйды. Башын түбән иеп, кыенсынып торды, карашын кая юнәлтергә белмәде. Ул арада әтисе, олы кунакка рәхмәтләрен әйтеп, хәзрәт исә үз чиратында хәер-дога кылып хушлашырга да керештеләр.

– Бар, улым, хәзрәтне озатып кайт, булмаса, – дип әйтмәсенме шунда әтисе. Бер килсә килә бит ул бәхет.

Дәшми бардылар бертын. Малай дулкынланудан кулларын куяр урын тапмады. Хәзрәт йөткеренгәләп атлады.

– Йә, – диде ул бераздан, үзе ярдәмгә килеп. – Бер-бер соравың юкмы соң, Мирсәет? Барчасы да аңлашылдымы инде?..

– Аңлашылды, хәзрәт, мең рәхмәтләр үзегезгә, – диде малай, югалып калмады. – Тик менә бер сүзегез аңлашылмады, хәзрәт. Шуны аңлатып бирә алмассызмы?

– Йә, әйт: нинди сүз булды икән ул?

– «Сират күпере» дидегез, хәзрәт. Гомер кичү сират күпере аша чыгуга тиң дидегез…

Адымнарын сирәкләндерә төште хәзрәт һәм янәшәсеннән кыюсыз гына атлап барган малайны аркасыннан йомшак кына сөеп куйды.

– Аны сорыйсың икән… Авыр сорау бирәсең бит әле син, – дип, бертын уйланып барды ул һәм ипле генә сөйләргә, аңлатырга кереште: – «Сират» сүзе Коръәндә кырык мәртәбә кабатланган сүздер. Җәһәннәм өстеннән җәннәткә сузылган күпер ул. Кыямәт көнендә аның аша бик сирәк изге затлар гына үтәр. Чөнки сират күпере кылдан нечкә, кылычтан үткен булыр, аңлыйсыңмы?.. Гөнаһлылар, игелексез бәндәләр һәммәсе тәмуг утына егылып төшәр.

– Анысын аңлыйм, хәзрәт. Ишеткәнем бар, – дип ачыклык кертергә ашыкты малай. – Тик менә шуны аңлатыгыз: ни өчен безнең татарга авыр ул яшәү, ни өчен без сират күперен кичә алмый калганбыз?

– Ә-ә, әнә ничек… – дип, сорауның ни дәрәҗә җитдилеген әле генә аңлаган хәзрәт тукталып калды. – Ул кадәресе инде китапта язылмаган.

Бу малайдан җиңел генә котылам димә икән…

– Язылмаса да, җавап табу кирәктер бит, хәзрәт. Нигә минем әти кулын селти дә һәрчак: «Без татарларга кая инде ул!» – дип зарлана?.. Нәрсә булган безнең халыкка? Нигә аңарга гәҗит чыгарырга ярамый? Нигә аңарга Агыйдел буенда яшәргә ярамый? Әти әнә патшага каршы мәктүп язарга да ярамый ди. Башкаларга ярый, ә безгә ярамый – нигә шулай ул, хәзрәт?.. Сират күпере аша чыга алмый калучылар өчен яңадан ул күпергә омтылу хәрәм эш түгелдер бит?..

– Аңладым мин сине, улым, – дип, яшьле күзләрен яшерергә азапланган малайны үзенә таба кысты Нуриәхмәт хәзрәт. – Аңладым мин сине… Ул хакта китапта җәһәннәмнән җәннәткә юл һичкайчан һәм һичкемгә ябык түгел диелгән…

– Аңладым, – диде малай, борынын тарта төшеп, һәм үзенең шул рәвешле йомшап китүеннән уңайсызланды булса кирәк, карашын аяк очыннан алмый гына хушлашырга ашыкты. – Мин кайтыйм инде, ярыймы, хәзрәт.

Үз урамнарына таба дөньясын онытып йөгереп менеп барган малай артыннан күзләрен ала алмый онытылып карап калды Нуриәхмәт хәзрәт. Үзалдына «бәрәкалла! бәрәкалла! бәрәкалла!» дип кабатлады ул.

II

Хәйдәргали агай, шактый ук коры кеше булуына да карамастан, күзәтүчән һәм төптән уйлап эш итәргә күнеккән. Байтактан күзәтә бу малаен: башкаларыннан аерылып тора ул. Уйнарга-шаярырга яратса да, трай тибеп, бер максатсызга җил сугарып йөрми. Китап җене кагылган, ахры, үзенә. Ничә карасаң, аның китаплары тирәсендә. Бер-бер эш кушсаң, ике-өч тапкыр кабатламыйча, тавышыңны күтәрмичә генә кузгатып булмый үзен өстәл артыннан. Әллә нинди шунда, һич кенә дә авыл малайларына охшамаган. Җир сукалап, иген игеп, дөнья көтәргә яралмаган, күрәсең.

Малайга унбиш яшь тулды. Атаның үз-үзен нинди дә булса фикергә килә алмауда гаепләп йөргән көннәре. Күрә, аңлый иде ич ул: малай эзләнә, акылын, зиһенен кая юнәлтергә белми борсалана әнә. Кая да булса китү, белем алу турысында сүз башларга гына кыймыйча йөри. Гаиләдәге җитмәүчелекне аңлый иде булса кирәк.

– Мирсәет, – дип, әтисе көннәрнең берендә улының аркасына кулын салды. Аларның икәүдән-икәү генә, ат арбасына янәшә утырып, болынга печәнгә төшеп барулары иде.

– Нәрсә, әти?

Үз уйларына, хыялга бирелеп барган малай сискәнеп куйды. Әтисенең шул рәвешле кече күңел белән, яратып аркасына кагылганы булса да бик сирәк булгандыр ул елларда. Берөзлексез дөнья көтә, эштән бушаганы юк ич аның.

– Син дә үсеп егет булгансың икән инде, – дип, үзалдына сүз башлады ата. – Менә уйлап бара идем әле, кем булырсың икән син, улым?

Мирсәет өчен көтелмәгән сорау түгел иде бу. Печәнлектә төннәр буе керфек какмый уйланып яткан чаклары бар иде аның бу хакта. Морза туганнары кебек, ерак шәһәрләргә барып, гимназияләрдә, университетларда уку турында хыяллана иде ул. Әмма шул ук вакытта салкын акыл белән моның мөмкин түгеллеген дә аңлый иде. Андый ерак шәһәрләргә бару өчен, акча кирәк диләр. Әтисендә акча юклыкны ул яхшы белә. Чыгышың, нәселең, хәтта фамилияңнең дә затлы булуы кирәк андый тирәләрдә уку өчен. Мирсәеттә исә боларның берсе дә юк һәм һичкайчан булмаячак… Ә укыйсы килә…

– Укыйсым килә минем, әти, – дип әйтеп салмасынмы шунда. Бу сүз теленнән түгел, гүя җаныннан саркылып чыкты аның.

– Укыйсың килә… – дип, аның артыннан кабатлады ата. Ул да уйлана иде булса кирәк. – Укыйсы килә дисең инде, алай булгач…

– Әйе, әти, минем әнә Мәхмүтләр, Әмирхан һәм Фәтхелбаяннар кебек укыйсым килә. Алардан да тырышыбрак, алардан да уздырыбрак укыр идем.

– Алар – морза малайлары. Аларга укымыйча ярамый… – дип, шундук җавап кайтарды ата һәм, үзенең җавабы белән улын канәгатьләндермичә, киресенчә, аның күңелендәге ярага тоз гына өстәвен аңладымы икән, шундук янә басынкылана төште. – Син дә тик ятмыйсың бит, әнә минем китапларны таушалдырып бетергәнсең.

Ул чактагы ерак татар авылы өчен аның әтисендәге китаплар сирәк очрый торган зур байлык иде бит.

– Ике кат, кайберләрен өчәр-дүртәр кат укыдым шул инде мин аларның.

– Бер китапны өч кат укыдыңмы? – дип, киная белән елмайган атлы булды Хәйдәргали агай. – Татарчаларын укып бетерсәң, урысчаларын, төрекчәләрен укырга кирәк.

– Уку гына түгел, кайберләрен күңелдән беләм инде, – дип, канатланып, мактанып куймасынмы малай. – Лермонтовның «Мцыри» ен яттан сөйлимме соң үзеңә?

– Ә-ә-ә, әйтәм эреләндең соңгы арада. Лермонтов белән уртак тел тапкансың икән…