banner banner banner
Сайланма әсәрләр / Избранное (тат.)
Сайланма әсәрләр / Избранное (тат.)
Оценить:
 Рейтинг: 0

Сайланма әсәрләр / Избранное (тат.)

Мин инде, бер кергәч, бу ак өйдән чыкмас булдым вә шунда куна да башладым.

Кич белән китаплар актарганда, кулыма «Фәвакиһел-җөләса…» китабы төшеп, шуны укырга тотындым. Актыктагы шигырьләрен бик яратып укыйм вә аңларга тырышам, фәкать мин Кырлайда чакта тик «Газизә» вә «Сөбател-гаҗизин»нәр генә укыганга, бу китаптагы оят сүзләргә гаҗәпләнәм вә, китапта шундый сүзләр дә була микәнни дип, үземә сөаль бирә идем.

Кайчакта мин, шул «Фәвакиһел-җөләса…» тәэсире илә, Гайшә абыстайның кер юган җиренә – кара өйгә барып, аның белән кычкырыша торган идем. Ул ирләрне мыскыллый иде, мин дә үз нәүбәтемдә хатыннардан көлә идем.

Кая барсам да, мине, мулла баласы дип, халык башка малайлардан аерганга, хәтта җыеннарда яшьтәш кызларым илә «так-каравыл» уйнау да миңа гаеп булганга, мин үзем дә үземне һәрвакыт мулла баласыча тотарга вә укыган китапларым илә гамәл итәргә тырыша идем.

Мәсәлән, берзаман, Бәдри абзыйларга килгәч, минем илә күрешергә Ситдыйк исемле, авылымызның шактый могтәбәр кешесе килде, үзе исерек иде.

Миңа килеп сәлам бирде – сәламен кайтармадым, кулын сузды – кулын алмадым.

Сәбәбен сорадылар. Мин шулвакыт «Бәдәвам»ның:

Исереккә сәлам бирмә,
Ул бирсә, һәм син алма… –

дигән бәетен ярдым да салдым. Моңар бөтен Бәдри абзый гаиләсе гаҗәпләнүдән башка, минем бу диндарлыгым авылга да җәелде.

Бәдри абзый, мине өенә алып кайткач та, үзе бер эш белән Казанга китте.

Ул анда бер ай кадәр торган мөддәттә, мин дә буш ятмадым. Камалетдин илә бергә авылымызның мәдрәсә шикелле бер нәрсәсенә барып, сабак укыдым. Күп вакыт кунып укырга да тугры килә иде.

Хәзрәтләре, ахры, бик «кысып» укыта торган вә кешене «гыйлем» итә торган кеше булган булырга кирәк ки, шул аз мөддәт эчендә дә мин аның көн саен әллә ничәшәр баланы эт урынына кыйнаганын күреп, калтырап торганым бар.

Кайчан да булса бервакыт хәзрәт таягының миңа да эләгү ихтималы мине куркытканга вә таң белән, шәкертләр белән бергә куылып, иртә намазына бару бик авыр булганга, эчемнән: «Ай, Бәдри абзый кайтса, тизрәк Җаекка китәр идем», – дип көтә идем.

Берзаман Бәдри абзый кайтты. Миңа яңа бүрек, яңа киез ката, яңа бишмәт алып кайткан.

Мин бу яңаларны бик зур куанычлар илә кидем дә, үземнең иске киемнәремнән бүркемне, «бервакыт кайтып карармын» дип, очырмага яшереп саклап куйдым. Бу да гаҗәп эшләремнән берсе булды.

Шуннан соң Кушлавычта берничә көн генә тордык та Бәдри абзый белән Җаекка таба юнәлеп чыгып киттек.

Бер тәүлек кадәрле баргач, Казанга килеп кереп (Печән базары тирәсе булырга кирәк), бер урынга туктадык.

Шулвакыт күрдек ки, безгә таба күзләре яшәргән, куллары җәелгән, сакалы агарып бетә язган бер кеше җөгереп килә.

Бу минем яныма килгәч тә: «Әле син теремени?! Анаң әле кичә генә сине төшендә күргән иде; әйдә, өйгә алып барыйм; чәй эчәрсең, бездә кунарсың», – дип, мине алып китте.

Өйгә барып кердем. Анда әни каршы алды. Бичара, сагынган икән, ул да егълады.

Минем өчен хәзер чәй куелды. Әти хәрчәүнәдән пилмән алып чыкты; сыйландык. Миннән моңар кадәр ниләр күргәнемне сораштылар. Мин дә онытмаган кадәрене сөйләдем.

Бу ата-анамның, мин аерылып торган мөддәттә, әтинең сакалы агаруы вә әүвәл Яңа Бистәдә булып, хәзер Иске Бистәгә күчүләреннән бүтән үзгәреш күренми иде.

Ул кичне шунда кундым. Иртәге чәйне эчкәч, әни мине ләгәнгә утыртып җуындырды. Яхшы кәләпүш һәм кыш көне барачак минем озын сәфәрем өчен кирәкле булган бер тире чалбар кидерде.

Ул мине нумирга[37 - Нумирга (номерга) – кунакханәдәге бүлмәгә.] Бәдри абзый янына озатканда, тагы сагынмалык итеп, тәсбихләр вә «Мәрьям ана»лар бирмәкче булса да, мин: «Кирәкми, берсе дә кирәкми, мин бай җиргә барам», – дип, нидәндер кабул итмәдем.

Без торган нумир бик начар да, бик яхшы да түгел, уртача гына бер нумир иде.

Җаектан мине алырга килүче Алты-биш Сапый дигән кеше әле Казанга килеп җитмәгән икән. Шул сәбәпле Бәдри абзый белән без бер-ике атна кадәр шул кешене көтеп яттык.

Ниһаять, безнең көткән Алты-биш Сапыемыз, килеп, без торган нумир күршесенә төште.

Ул килеп, берничә көн торгач, Бәдри абзый мине аның нумирына күчерде дә, үзе, миңа алты данә икешәр тиенлек 12 тиен акча биреп, авылга кайтып китте.

Мин Бәдри абзыйдан тагын бер генә көн торуын үтенсәм дә, аннан бер дә аерыласым килмәсә дә, ул мине төрле сүзләр илә җуатты-җуатты да китеп барды.

Ул киткәч, мин Алты-биш Сапый вә хатыны янында калдым.

Бу шәһәрдән килгән кешенең киемнәре вә сөйләшүе миңа ят тоела иде.

Мәсәлән, ул сүз арасында: «Мин өлкән кеше», – дип ычкындырса, мин бу «өлкән» дигән сүзне һич аңлый алмый идем.

Алты-биш Сапыйның өстендә якасы вә җиңе камалы төлке тун булганга, «өлкән» кеше дип әллә шундый тун кигән кешегә әйтәләрме дип тә уйлый идем. Соңыннан, Җаекка килгәч, белдем ки, «өлкән» «олуг» дигән сүз икән.

Бәдри абзыйдан калган 12 тиенгә тозлы балык – вобла һәм симәнкә алып ашадым.

Берничә көн торгач, Җаекка юнәлдек.

Мине, чыпталы чананың өстен каплап, Алты-биш Сапыйның хатыны алдына утырттылар да һичбер яктан сулыш алырга бирмәделәр.

Тик бер-бер авылга чәй эчәргә төшкәч кенә, иркенгә чыгаралар иде.

Мин никадәрле: «Җәяү барсам да, тышта, иркендә барам», – дип гозерләнсәм дә, «Туңарсың, җизнәң туңдырмаска кушты», – дип, мине чыгармыйлар иде.

Җизни бу Алты-биш Сапыйга Казаннан әллә нинди бер яхшы чана алып кайтырга кушкан икән, шул чана безнең артка тагылган, һәм безнең алдан бара торган тагы төрле-төрле йөкләр төягән Җаек кешеләре булганга, без «абуз» йөрүе илә бардык.

Шул сәбәпле, ябык чана зинданында, мең төрле газаплар эчендә, тәмам унсигез көн булды дигәндә, кичкә таба Җаекка барып кердек.

Җаекка иң элек Сапый абзыйның өенә төштек. «Монда чәй эчик тә, җизнәңнәргә кичкә илтермез», – диделәр.

Кичкә таба, икенде-ахшам арасында, Сапый абзыйның җитәгендә җизниләргә киттем.

Юлда яшел чапан бөркәнгән бер яшь кенә хатын очрады, Алты-биш Сапый: «Бу – апаең, күреш», – дигәч, моның илә күрештем.

Җизниләрнең өе бер ун сажин гына булыр ераклыкта икән; капкадан кереп, биек-биек баскычлардан менеп, өйнең икенче катына кердем.

КӨЗ

Күрәмсез, дустларым, көз килде тышта;
Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.

Китә башлады бездән инде кошлар –
Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.

Мисале зәгъфыран[38 - Мисале зәгъфыран – зәгъфран (шафран) кебек.] саргайды урман,
Игенчеләр игеннәрне дә урган.