Такыр калды татар башы кеби кыр;
Азык эзли – оча тургай да пыр-пыр.
Чыгып баш калкыта сахрада уҗым,
Яшел хәтфә шикелле итә җем-җем.
Кояш та яктысын киметте шактый;
Тәәссеф[39 - Тәәссеф – үкенеч.]! Басты золмәт[40 - Золмәт – караңгылык.], китте якты.
Колакны шаулата инде суык җил;
Тулып эчкә, өрә, мисле куык[41 - Мисле куык – куык кебек.] җил.
Ничәйтсәң дә, күңелсез көз, күңелсез;
Чәчәксез көз, үләнсез һәм дә гөлсез.
Мазарыстанга[42 - Мазарыстан – каберлек.] охшап калды кырлар;
Чирәмсездер тигез җирләр, чокырлар.
Үлеп торсам иде мин алты айдай,
Эреп бер йокласам мин сары майдай.
Шулай йоклап, бәһар[43 - Бәһар – яз.] җиткәндә торсам,
Торып тагы яшел җирдә утырсам, –
Бәхетле шул заман, мин бик бәхетле;
Булырмын шаһ, бәхетле һәм тәхетле.
*
Качан соң, и фәкыйрь милләт, бәһарең!
Качан китәр кичең, килер нәһарең[44 - Нәһар – көндез.]?
Килер мәллә кабергә мин сөрелгәч,
Кыямәт көндә мин үлеп терелгәч?
1906
СӨЕКЛЕМЕҢ КАБЕР ТАШЫНДА
Үлмәде, үлсәң дә, күңлемдә сәнең дәрдең һәнүз;
Дустлыгың, инсанлыгың кальбемдә калдырдың һәнүз.
Бел ки, мәүтең, шөбһәсез, мәүтем дорыр, и нурлы йөз;
Сурәтең – чәшмемдәдер, өзнемдәдер – саутең һәнүз.
Аһ, насыл! без яр идек: сән бән идең, бән сән идем;
Калмады бундан әсәр – калды мәгәр шәүкың һәнүз.
1906
СӨЕКЛЕМНЕҢ КАБЕР ТАШЫНДА
Хәзерге әдәби телдә
Үлмәде, үлсәң дә, күңлемдә синең дәртең һаман;
Дуслыгың, кешелегең күңлемдә калдырдың һаман.
Белче, үлемең, шөбһәсез, минем үлем ул, и нурлы йөз;
Сурәтең – күз алдымда, колагымда – тавышың һаман.
Аһ, ничек! без яр идек: син мин идең, мин син идем;
Тик хәзер берсе дә юк – калды истәлек кенә.
1906
МИЛЛӘТӘ
Җөмлә фикрем кичә-көндез сезгә гаид, милләтем;
Сыйххәтеңдер сыйххәтем һәм гыйлләтеңдер гыйлләтем.
Сән мөкаддәс, мөхтәрәм гыйндемдә варлык нәрсәдән;
Сатмазым бу кяинатә милләтем, миллиятем.
Бәхтиярым – бәндәңи гәр итсәләр нисбәт сәңа;
Гаҗизанә шагыйрең улмакга вардыр ниятем.
Ләфзы «милли» сәвәр кальбем бәнем – билмәм, нәдән?
Әйлә «милли», милләтем, бәхшәйлә[45 - Бәхшәйлә – бәхеш әйлә.] мәмнүниятем.
Һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы, ля мөхаль;
Бу хыялятдән кәлүр, гәр кәлсә мәҗнүниятем.
Әйлә шагыйрьлекдә сабит та әбәд, Тәңрем, бәни;
Бу сәбатә мөнхәсыйр мәфтүн вә мәҗлүбиятем.
И фәләк! ал җаными, лик алма, зинһар, шаными;
Бәнчә, үлмәкдин әшәд мәнса вә мәтрүкиятем.
Үлмәсен, үлсәм дә, наме гаҗизем, фәүтитмәсен[46 - Фәүтитмәсен – фәвет итмәсен.];
Кәтмәсен буша бәнем җәһдем вә мәшгулиятем.
Берзаман яд әйләсә билилтифат милләт бәни, –
Иштә будыр максадым, мәэмүл вә мәсгудиятем.
Әйләдем гарзы мәхәббәт бән сәңа, и милләтем;
Дуст күрерсең сән бәни дә – вар буңа әмниятем.
1906
МИЛЛӘТКӘ