banner banner banner
Бабахан дастаны / Дастан Бабахана
Бабахан дастаны / Дастан Бабахана
Оценить:
 Рейтинг: 0

Бабахан дастаны / Дастан Бабахана


Ахырда шаһның эшенә әсәрен
Укып, Таһир кылыр йөз аһын-зарын.

ТАҺИРНЫҢ ГАЗӘЛЕ

Бу ялгызлык хәсрәтеннән йөрәгем кандыр, шаһым,
Безгә – хәсрәт, сезгә – һәрчак җан рәхәтедер, шаһым.

Омтылыш итәм хезмәткә, даим әзер торамын,
Яхшы итеп кыл хөрмәтең, миңа миһербан, шаһым.

Гәүһәрдәй кем синдә бардыр, бирмә надан кулына,
Белмәс аның кадерене ул, күр, надандыр ул, шаһым.

Карап-күреп гиздем бу Татар иле яхшыларын,
Яхшыларның эчендә ул яхшыдан яхшы, шаһым.

Хак Тәгалә күркәм итеп бирде сиңа бер яшь гөл,
Бәндә Таһир гүя былбыл, зар һәм хәйрандыр, шаһым.

Гомер хасыйле булыр, белдек, бу Зөһрә – назлы яр,
Үптең аның иреннәрен, Бәдәхшан якуты, шаһым.

Падишаһым, яр белән эчтек бу кайгы шәрабын,
Телә – үтер, телә – көйдер, җаным корбандыр, шаһым.

Ничәләр теләк кылып, синнән теләрләр байлык-мал,
Бу – Сайяди, күп догасы, болганган җандыр, шаһым.

ТАҺИР БӘКНЕҢ АНАСЫ ШАҺ ХУБАН КИЛЕП, БАБАХАНГА АНТТАН СЕР ӘЙТКӘНЕ

Бу серне әйтергә килде шаһ Хубан,
Ничә сүз сөйләде, күзе яшь тулган.

Һәм елап диде: – И шаһ, яхшы зат,
Ни эшне кылдыгыз, монда ни сәбәп?

Бу Баһир белән кылдың ант һәм шуннан,
Шартың да шул иде, и вәгъдә – иман.

Ятимбез һәм әсирбез, һәм ятимбез,
Ятимлектә сез ятимдәй ятим без.

Ятимнәр хакына кылма җәфаны,
Кеше күрмәс бу дөньядан вафаны.

Гәрчә дә булса бер көнлек вафасы,
Янә йөз тапкыр күп булыр җәфасы.

Бу дөнья биш көнлек, ун көн булмастыр,
Бу таҗ, солтанат – барчасы буштыр.

Ышанычсыз дөньядыр, кылма рәнҗеш,
Ятимнәргә үзең булчы ышаныч.

Синнән электә кем күрде вафасын,
Әмма дә шактый күрделәр җәфасын.

Бу әйткәне ахрында бер газәл бар,
Моны һәм әйтте, елады бик күп зар.

ШАҺ ХУБАННЫҢ ГАЗӘЛЕ

Падишаһым, син ишет, борынгы дәверләр кайда?
Безнең белән дәгъва кылган антлар эчкәннәр кайда?

Бу дөнья ышанычсыздыр, синдәйдер ант-вәгъдәсез,
Ничә елап зар кылган шарты-ялганнары кайда?

Дөнья минеке, димә син, миннән бүтән кем дә юк,
Синнән элгәре күп үткән шаһи-солтаннар кайда?

Һәркемнең дәверендә бер гашыйк-мәгъшук булыр-үтәр,
Ничә йөз мең үткән, ил эчендә дастаннар кайда?

Зөһрә-Таһирны сүз итмә каһәрең эчендә, һәм
Ләйлә-Мәҗнүн дигән данлыклы диваналар кайда?

Ничә мең авыр газап чиккән Сәгыйть һәм Сәйфелмөлек,
Мәликә, Бәдигыльҗамал[11 - Сәгыйть, Сәйфелмөлек, Мәликә, Бәдигыльҗамал – XV йөз ахыры – XVI йөз башы шагыйре Мәҗлисинең дастанындагы мәхәббәт каһарманнары.] – ул ике җанашлар кайда?

И Сайяд улы Кылыч, исереп йөр[12 - Исереп йөр – Аллаһыга мәхәббәттән дивана хәленә җитү күздә тотыла, суфичылык термины.], гомер үтәр,
Хөсрәү[13 - Хөсрәү – Алтын Урда шагыйре Котб дастанындагы мәхәббәт каһарманы.], күзе яшьле Вамык[14 - Вамык – борынгы гарәп әдәбиятында киң таралыш тапкан мәхәббәт поэмаларының каһарманы.], Йосыф Кинганнар[15 - Йосыф Кингани – Болгар шагыйре Кол Гали дастанындагы мәхәббәт каһарманы, Йосыф пәйгамбәр.] кайда?

ПАДИШАҺНЫҢ ТАҺИРГА САНДЫК ЯСАТКАНЫ

Кил, и Сайяд, гыйшык юлында дәртле,
Таһирны болар ничек тоткын итте?

Бу сүзләргә колак салмадылар һич,
Күкләр Таһирның эшене кылыр һич.

Диде шаһ: – Килсен балтачы осталар,
Ясасын сандык буена бәрабәр.

Ул җирне белде Зөһрә, барды шулчак,
Бу осталарның каршына ул кыз хак.

Диде: – Сандыкны ныклап мүкләп яса,