Әлеге китапка Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Лена Шагыйрьҗанның 1960–1990 елларда иҗат ителгән шигырьләре һәм поэмалары туплап бирелде.
Зинаида Захарова шигырьләре тәрбияви дә, шаян да, мавыктыргыч та, маҗаралы да. Укытучы-шагыйрәнең әсәрләре балалар күңелен аңлап, югары шигъри кимәлдә иҗат ителгән. Китапта койрыклы пәриләр дә, зирәк малайлар да, уңган кызлар да бар.
Әлеге басмада данлыклы татар җырчысы һәм композитор Сара Садыйкованың 143 җыры тупланып бирелә. Җыентык композиторның иҗади мирасы белән кызыксынучы профессиональ һәм һәвәскәр җырчыларга тәкъдим ителә. В сборнике собраны 143 песни прославленной певицы и композитора Сары Садыковой. Издание адресуется профессиональным и самодеятельным певцам, интересующимся творческим наследием композитора.
Альбом татар шигъриятенең классигы Дәрдемәнд (Закир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев) иҗатына һәм эшчәнлегенә багышланган. Биредә Закир Рәмиевнең тормыш юлы, күпкырлы җәмәгать эшчәнлеге, эре сәнәгатьче хезмәте күрсәтелде. Бу басмага шагыйрьнең шигырьләре дә керде. Җыентыкта авторның шәхси архив документлары, Татарстан Республикасының Милли музеенда, Татарстан Республикасының сынлы сәнгать музеенда, Б. Ур…
Әлеге басмада легендар татар җырчысы һәм композиторы Сара Садыйкованың 60 җыры тупланып бирелә. Җыентык композиторның иҗади мирасы һәм татар халкының музыкаль хәзинәсе белән кызыксынучы профессиональ җырчыларга тәкъдим ителә. В этом сборнике собраны 60 песен легендарной татарской певицы и композитора Сары Садыковой. Издание адресуется профессиональным певцам, интересующимся творческим наследием к…
Тарихи вакыйгаларны һәм әлегәчә архивларның калын ишекләре артында тирән сер итеп сакланган документларны өйрәнү нәтиҗәсендә иҗат ителгән бу роман укучының күзен ача, тетрәндерә һәм җитди уйлануларга чакыра. Романның үзәк герое Мирсәет Солтангалиев язмышы, аның һәлакәте татар халкының милли азатлык хәрәкәтендәге каршылыклы эзләнүләре вә аянычлы югалтуларыннан гыйбарәт. Иосиф Сталин, Зәки Вәлиди, И…
Әлеге китапта татар әдәбияты классигы, Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гамил Афзалның тирән юмор һәм үткен сатира белән сугарылган шигырьләре, кыска хикәяләре, юморескалары туплап бирелде.
Татарстан Республикасының халык язучысы Гәрәй Рәхимнең бу китабына элеккерәк һәм соңгы елларда иҗат ителгән шигъри әсәрләре тупланды.
Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиевнең әлеге китабында авторның фәнни мирасы – гыйлем-мәгърифәт, татар әдәбияты һәм мәдәнияты тарихына кагылышлы материаллар, гарәп графикасында сакланган көндәлек матбугат язмаларына, архив документларына таянып язылган мәкаләләр, күренекле шәхесләребез хакында истәлекләр тупланды. Тата…
Яшь шагыйрь Ленур Иксановның шигърияте самимилеге, ихласлыгы белән җәлеп итә. Автор укучыларына үзенең уй-хисләргә бай күңелен ачып сала, башкалардан да шуны таләп итә. Ул замандашларын тормыштагы һәр адымны уйлап, дуслык, туганлык, мәхәббәт, илаһият хисләре аша сынап ясарга чакыра.
В монографии сопоставляются произведения Г. Тукая и русских классиков XIX в. Определяются сходства и различия тем, образов, мотивов, жанров, субъектной организации текстов. Устанавливаются формы проявления национальной идентичности русской и татарской литератур. Книга адресована старшеклассникам, преподавателям-словесникам, а также студентам-филологам.
Китапта авторның балалар өчен язылган шигырьләре, табышмаклары, пьесасы һәм хикәяләре тупланды. Балаларга аңлаешлы, җиңел тел белән язылган шигырьләр тирә-юньне танып белергә өйрәтә. Көтелмәгән, кызыклы вакыйгаларга корылган хикәяләр дуслык, татулык, туган җир, әдәп кебек төшенчәләр белән таныштыра. Кызыклы табышмаклар балаларның уйлау сәләтен үстерә. Китап мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларга…
Әлеге җыентыкка Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты Галия Гайнетдинованың күңел чишмәсеннән ургылып чыккан тойгы-кичерешләре, бәхет, яшәү мәгънәсе турындагы фәлсә-фи уйланулары чагылган шигырьләре тупланды. Аның иҗат дөньясында кешелек асылы, моны билгеләүче күңел сыйфатлары, хатын-кызга хас мәхәббәт, тугрылык, горурлык төшенчәләре төр-ле төсләргә манып бирелә. Шигъри ямьне күрер өчен,…
Язучы-прозаик Нурислам Хәсәновның әлеге томынада беркайда да басылмаган пьесалары һәм төрле елларда язылган мәкаләләре урын алды. Әдип әсәрләрендә адәм баласының байлыкка омтылуы, кешелеклелек сыйфатларының бетә баруы турында ачынып яза. Хаклык, ихласлылык кебек сыйфатларга ирешергә, табигатькә карата миһербанлы булырга чакыра.