banner banner banner
Давыллардан алган көчем бар
Давыллардан алган көчем бар
Оценить:
 Рейтинг: 0

Давыллардан алган көчем бар


Укып һөнәр алдылар да

Үз иттеләр кала җирен.

Кызлары да китеп бетте,

Чишмә юлын ятим итеп.

Җир җимертеп эшләр яшьләр

Беткәннәр шул инде китеп.

Яңа нигез коручы юк,

Йөреп чыктым авыл буйлап.

Таллар түгел, үзем елыйм,

Кот очарлык уйлар уйлап.

Аны-моны уйламыйча

Киткәннәрнең берсе – үзем.

«Авыл бетә» дигән сүз бар,

Ничек кызармасын йөзем?!

«Аллага шөкер, бу көнгә…»

Аллага шөкер, бу көнгә

Өстем бөтен, тамак тук.

Хәсрәт буранында калып,

Күптән елаганым юк.

Авыртынсам, дару кабам,

Җыр язып, көнем үтә.

Матур-матур төшләр күреп,

Йокыда төнем үтә.

«Кирәгең юк», – дигәннәр юк,

Ярдәмчесез түгелмен.

Балкып торган кояшы да,

Ае да бар күңелнең.

Үз тиңемне парым иттем,

Ничек ялгыз каласың!

Парлы итеп яраткан бит

Алла адәм баласын.

Туганнар да, дуслар да бар,

Яшибез хәл белешеп.

Очрашканда, вакыт уза,

Сөйләшеп тә, көлешеп.

Менә шулай яшәп ятам,

Әле Аллага шөкер.

Ни дисәң дә, ни күрсәң дә,

Күзең тимәсен, төкер.

Бәхет

Мәхәббәт ул – җимеш бакчасы,

Җимешләрнең үсә төрлесе.

Йомшаклары була, катысы,

Бик ваклары була, эресе.

Татлылары була, ачысы –

Барсының да беләм тәмнәрен.

Ачылары төшсә исемә,

Чымырдаплар китә тәннәрем.

Яшәү көче шулай яралган,

Мәхәббәтсез яшәп булмый һич.