banner banner banner
Давыллардан алган көчем бар
Давыллардан алган көчем бар
Оценить:
 Рейтинг: 0

Давыллардан алган көчем бар


Шатлык кына булган өчен,

Көн дә җырлы, мин дә җырлы.

Кеше бул

Сүндереп булмый су сибеп,

Эчкәеңне ут алса.

Башны бәрүдән ни файда,

Дөньяң тәмам буталса.

Тешләреңне каты кысып,

Кирәк сабыр итәргә.

Кайберәүләр кебек нигә

Бу дөньядан китәргә?!

Үзең теләп мәңгелеккә

Күзләреңне йом, имеш!

Юк-юк, кирәкми, берүк, бу –

Җен-пәриләр кылган эш!

Тормыш бит бу, меңгә бөгәр,

Булсын синдә батырлык.

Саклансын ул синдә, яшәү

Таләп иткән матурлык.

Китмим

Җылы якта яшәп кайтканнарның

Сөйләгәнен тыңлыйм, йотылып.

Кайчак шунда и китәсем килә,

Кышкы суыклардан котылып.

Мин кояшка гашыйк булып яшим,

Яратам шул, җылы яратам.

Китә алмам инде, китмим, мин бит

Туган җирем диеп җан атам.

Җылы якта җылы булыр, ләкин

Саргаермын ерак илләрдә.

Язлар килгән саен кайтыр өчен,

Канатларым юк бит иңнәрдә.

Көтү

Күрше әбигә

Әллә ничә поезд үтеп китте,

Ул көткәне юк шул, килмәде.

Челпәрәмә килде хыяллары,

Бу юлы да шатлык көлмәде.

Алтмыш биш ел инде шулай көтә,

Сөеклесен, лачын – солдатын.

Ялгыз үтте гомере, канлы сугыш

Каерды шул сыңар канатын.

Бүгенгедәй истә ул үткән җәй,

Хушлаштылар шушы перронда.

Күзләрдә – яшь, сагыш, ә дошманга

Ачы нәфрәт иде бар җанда.

Вагоннарга тулган ир-егетләр:

«Сез көтегез безне», – диделәр.

Ут эченә китеп барабыз дип,

Тәгәрмәчләр тавыш бирделәр.