banner banner banner
Бабахан дастаны / Дастан Бабахана
Бабахан дастаны / Дастан Бабахана
Оценить:
 Рейтинг: 0

Бабахан дастаны / Дастан Бабахана

Сорар иде ауруын: – Ни ауру? – дип, –
Ауруым әйтегез, и шаһ кызы, – дип.

Бу мәгънәдән икесе сүз катарлар,
Ничәләр күз салып, ахрын карарлар.

Һәм гыйшык утына Зөһрә күп көйгәч,
Күзеннән яшь акты, иреннәр – көләч.

Бу Таһир гыйшкында күп көйде җаны,
Тәнендә калмады чыгарлык җаны.

Көюдән ул коры сөяккә калды,
Тәненә ут төшеп, көл өеме булды.

Таяныч итеп үзенә Аллаһны,
Укыр иде бу Зөһрә бу газәлне.

ЗӨҺРӘНЕҢ ГАЗӘЛЕ

Әүвәл тәкъдирдә, дусларым, булмаган идем һич тә,
Ант сүземне болай итеп әйтмәгән идем һич тә.

Бер нурланган итеп җаным, кылды меңнәр гаугасын,
Мондый бәлане башыма алмаган идем һич тә.

Кавышу теләп гашыйк була гауга кылган яшь барс,
Башымны ул мәйданнарга салмаган идем һич тә.

Гашыйк үзен әйләп ялгыз, ярын теләп киткән, имеш,
Мин һәм бу дөньядан кичеп калмаган идем һич тә.

Кол Сайяд гыйшкы өчен бу җиһаннан аерылган,
Яр алуны, дуслар, куегыз, мин алмадым һич тә.

ЯЛ БАКЧАСЫНДА ЗӨҺРӘНЕҢ СЕР ИШЕТКӘНЕ

Кил, и Сайяд, син башла бу дастаның,
Кыш алдыннан ачылганын бакчаның.

Гөл бакчасы күрмәсен көзге җилне,
Тәңре юк итте бу көн көнчелне.

Күрик бичара Таһирның соравын,
Бу һәм белгәненнән бирде җавабын.

Диде Сайяд: – Таһир чикте газапны,
Аулак җирдә агызды күздән яшьне.

Бар иде шаһның ялда йөрер җире,
Кайвакытта анда чыгарлар иде.

Атый иделәр аны – Ял бакчасы,
Кылырлар иде анда ял барчасы.

Вәгъдә кылдылар: ул ял бакчасында
Сөенешеп утырырга шушында.

Килде бакча эченә ике гашыйк:
Берсе – былбыл, берсе – гөл яфрагы тик.

Икесе кушылып күп моңлашырлар,
Укышып-кочышып күп елашырлар.

Һәм бер-берсенә әйтеп йөрәк серен,
Һәрничек бар күңелдәге мөшкелен.

Һәм бер сазда моңланды бу ике яр,
Кыз – бакча эчендә гүяки гөлзар.

Гыйшык илендә булмас оят-намус,
Күзенә һич күренмәс дошман һәм дус.

Хакыйкатьтә гыйшыктыр бу – чын гыйшык,
Ләкин гомерлек булсын гыйшык.

Таһир гыйшык утында көяр иде,
Кыйссасы ничек – Зөһрә сорар иде.

Диде Таһир: – И алсу йөзле гүзәл,
Гыйшкың мине чарасыз кылды бер хәл.

Атам белән атаңның анты, и җан,
Бар икәндер, булып кодрәтле Хактан.

Сөйләр, имеш, һәрберәү, күрмәм тик мин,
Бу сердән хәбәр җитүгә зарлы мин.

Ничек булыр моның чарасы, и җан,
Калдым мин гыйшык утравында хәйран.

Һәм синнән бүтән миңа ярым булмас,
Бу күңелем сораучы җанаш булмас.

Ялгызлыкта гаҗәп кайгы йотам мин,
Өмет берлән итәгеңне тотам мин.

Догачыгыз булырмын кичә-көндез,
Корбан булсын бу җаным сиңа ялгыз.