banner banner banner
Сират күпере / Мост над адом
Сират күпере / Мост над адом
Оценить:
 Рейтинг: 0

Сират күпере / Мост над адом

Зур кыенлыклар белән генә оешкан революцион оешма, әнә шул рәвешле, гел көтмәгәндә таркалып куя.

IV

Язмышларын бәйләргә вәгъдәләшкән Мирсәет белән Рауза Уфа өязенең Шәрип авылында балалар укытырга керешәләр. Авылда сәламәт ир-ат юк дип әйтерлек. Берәүләрнең үлгән хәбәрләре килә, икенчеләре, аяк-кулларын өздереп кайтып, сугышны каһәрли-каһәрли дөнья көтә башлый: печән һәм утын әзерли, тамак ягын кайгырта. Синең революция, яңа тормыш, азатлык хакындагы сүзләрең әллә бар, әллә юк алар өчен. Борчу-хәсрәт һәм кайгыдан башлары арынмаган авыл кешесенең балаларына белем бирүдән дә гаме китеп, гайрәте чигеп торган көннәр. Мәктәп янындагы череп беткән иске алачыкта никахлашып ир белән хатын булып яши башлаган яшь пар – Мирсәет белән Рауза өчен дә 1914 елның кышы озын һәм салкын була.

Рауза белән бер-берен аңлап, яратышып яшиләр. Кызлары туып, аңарга Рәсидә дип исем кушалар. Әмма гаилә иминлеге, гаилә бәхете белән генә канәгатьләнеп яши алмый Мирсәет, әле анда сугылырга, әле монда бәрелергә керешә һәм көннәрнең берендә, революцион эшчәнлеген дәвам итәргә өметләнеп, хатыны һәм кызыкаен ияртеп, Бакуга юл тота.

Ул елларда Баку Кавказда гына түгел, Идел һәм Урал буйларына да үзенең революцион рухы, традицияләре белән мәгълүм кала булган. Мирсәет, килүгә үк, элемтәләр урнаштырырга, алдынгы карашлы кешеләр белән таныш-белешлеген булдырырга керешә. Әмма күпме генә омтылмасын, гаять тирән конспирация шартларында эшләгән Баку большевиклары оешмасына үтеп керү алай җиңел генә бирелми.

Рауза миллионер Ташев тарафыннан әле генә ачылган Мөселман хатын-кызлар гимназиясенә укытучы булып урнаша. Әмма ул алган алтмыш тәңкәгә генә яшәү мөмкин булмый. Фатир өчен генә дә шуның яртысын түләп барырга туры килә. Гаилә дә кечкенә түгел – кызлары бар. Раузаның әнисе дә алар белән. Мирсәет исә үзенә кулай эш таба алмый иза чигә. Рус телендә чыккан «Каспий» газетасында урын булмый, мөселман журналистлары үзебездә дә буа буарлык, дип кенә җавап кайтаралар аңарга. Өч айга якын эш эзләп тәмам җәфаланып беткәч, Мирсәет Солтангалиев әрмән капиталистлары тарафыннан рус телендә чыгарыла торган «Баку» газетасына килеп юлыга. Әрмәннәр белән азәрбайҗаннар арасында ул елларда да татулык мактанырлык булмый. Шуңа күрә бу газетада җирле халыктан берәү дә эшләргә теләмәгәндер. Мирсәеткә Кавказ мөселманнары тормышыннан информацияләр әзерләү һәм азәрбайҗан телендә чыга торган газета-журналларга күзәтү ясау йөкләтелә. Димәк, берочтан ашыгыч рәвештә азәрбайҗан теленең нечкәлекләренә дә төшенергә туры килә.

Эшен яратып, зур тырышлык белән башкара ул. Әмма, үзе дә абайламастан, гаять кыен хәлдә торып кала: җирле интеллигенция аңарга, «мөселманнарга хыянәт итүче» дип, кырын караса, әрмәннәр исә, «татар шпионы» түгел микән бу дип, шикләнү белдерәләр. Өстәвенә Россия белән Төркия арасындагы сугышның да кызган чагы.

Кылдан атлап упкын аша үтүгә тиң була Мирсәетнең һәр көне. Кайбер таныш-белешләренең дә үзен читләп-урап уза башлаганын тоя ул. Берничә тапкыр «кисәтү ясыйлар» үзенә. Кисәтү дигәннәре болайрак була: төн уртасында фатир каршына килеп басалар да берьюлы әллә ничә кеше тәрәзә аша өйгә таш ыргытырга керешә. Шулай көтмәгәндә килеп чыгалар да, тәрәзәләреңне челпәрәмә ватып, өй эчен пыран-заран китереп, күздән дә югалалар. Ташларның берсенә нәни генә кәгазь кисәге – кисәтү беркетелгән була.

Ике тапкыр кабатлана бу хәл. Бәхеткә, үзләренә ул-бу булмый, башлары исән кала. Тора-бара, Мирсәетнең газета материалларыннан чыгып нәтиҗә ясаганнармы, төнге «кунаклар» аның гаиләсен тынычта калдыралар. Чөнки ул, чорның нинди генә катлаулы булуына карамастан, вакыйгаларга объектив бәя биреп, теге яисә бу халыкның милли хисләренә бәрелмичә, аек акыл белән әзерли иде үзенең күзәтүләрен.

«Баку» газетасында очраклы рәвештә, бары хезмәт хакы өчен генә эшли башлаган Мирсәет көннәрнең берендә гаять четерекле хәлгә юлыга. Бу вакыйга аның бөтен гомер юлына уелып кала. Язмышының бәхетле мизгеле булып тоелган шул очрак аның бәхетсезлегенә һәм трагик язмышына да беркадәр сәбәпче булмадымы икән әле?!

Мирсәетнең эше гадәттән тыш оперативлык таләп итә иде. Бакуда иртәгесен чыгасы газеталар инде кичтән үк басыла башлый. Ул, шуларның иң беренче нөсхәләрен кулга төшереп, кичен күзәтү әзерли. Шунлыктан аның язмалары көндәлек газетага шул ук көнне бирелгән бәя сыман кабул ителә. Бу исә газетаның мәртәбәсен күтәрә, баш мөхәрриргә, башкалар алдында мактанып сөйләшү өчен, бер өстенлек бирә иде. Азәрбайҗан телендә чыга торган «Бәширият» һәм «Икъбал» газеталары хәтта бу фактны, үрнәк күренеш итеп, үз сәхифәләрендә билгеләп тә чыгалар.

Солтангалиевнең журналист буларак авторитеты күзгә күренеп үскән көннәрнең берендә «Баку» идарәсенә ике грузин килеп керә. Исемнәрен атамыйлар, кем булу һәм нинди йомыш белән килүләрен аңлатмыйлар, үзләрен редактор кабул итүне таләп итәләр. Әрмән һәм грузиннар белән көн дә очрашып торуына да карамастан, Мирсәетнең игътибарын, ни сәбәпледер, беренче күрүдә үк җәлеп иткән иде болар.

Редактор аларны кабул итә. Ниндидер бик тә әһәмиятле материал калдырып китәләр, әмма үзләренең кем булулары, кайда яшәүләре хакында бернинди мәгълүмат та бирмиләр. Ни өчен нәкъ менә «Баку» газетасына мөрәҗәгать итүләре белән кызыксынгач: «Тифлиста мондый нәрсә узмаячак, танып, хәтерләп калучылар да булуы ихтимал. Бакуда үзенең тоткан юнәлеше белән иң кулай дип сезнең газетаны таптык», – дип, редактор һәм газета адресына берничә матур сүз юллыйлар да китеп югалалар. Боларның барысын да Мирсәеткә зур сер итеп кенә, үзе белән аралашып, хәл белешеп йөргән Арам атлы әрмән журналисты сөйли.

Арам – талантлы һәм тырыш егет, редакторның иң ышанычлы кешеләреннән санала. Ә үзе Мирсәеткә караганда да яшьрәк була. Әрмән һәм азәрбайҗан телләрен бер дигән белә, русчасы да шактый ук шома. Ул еш кына редакциядә кунып кала, бистәгә кайтып тормый. Кичләрен, Мирсәет кебек үк, өстәл артында уздыра.

Ул кичне Арамның күңеле гадәттәгедән күпкә күтәренке иде: теге билгесез кешеләр китергән мәгълүматларны редактор аңарга ышанып тапшырган икән. Арам әтисе ясаган затлы шәраб та алып килгән булган. Үзе генә эчеп утыру күңелсез тоелгандырмы, әллә бераз масаеп алырга теләве иде микән, ул Мирсәетне үзенең кабинетына чакырды.

– Шәраб эчәргә туры килгәне юк, рәхмәт, Арам, эшем дә байтак әле, – дип баш тартып карады Мирсәет.

Әмма егетнең үҗәтлеге ике-өч кешенекенә торырлык. Ул, өстерәп диярлек, Мирсәетне үзенең бүлмәсенә алып керде, икесенә дә тустаган тутырып шәраб салды.

– Эчмәсәң, син минем дустым түгел, дошманым бүгенгесе көннән, – ди-ди кыстарга кереште.

Авыз иттереп карамый торып, тәки каныгуыннан туктамады. Мирсәет шунда үз гомерендә беренче кат ике йотым виноград шәрабы эчте. Тәмле булгандырмы, юктырмы, хәтерләми инде хәзер. Гомумән, шәраб эчәр арасы да булмады аның, теләге дә…

– Безнең әти ясый торган эчемлек бөтен Кавказда бер ул, – дип мактанды Арам, тустаган артыннан тустаган бушата-бушата.

Аннары ул, кочаклап диярлек, Мирсәетне үзе белән янәшә утыртты да өстәл тартмасын ачып аннан конверт тартып чыгарды.

– Мә, кара, күр – Арам нинди фоторәсемнәр белән эш итә ул… – дип, Мирсәеткә ике фоторәсем сузды. Әтисе белән әнисен күрсәтә дисәң, болар алай өлкән күренми. Куе, калын мыеклы ниндидер Кавказ кешесе, үзенең хатыны булса кирәк, яшь кенә сылу ханым белән фоторәсемгә төшкән.

– Ә син анысына түгел, тегесенә кара, әнә тегесенә, – дип ашыктырды журналист егет. Мирсәетнең берни дәшмичә, битараф калуы күңеленә хуш килмәде булса кирәк.

Икенче рәсемдә дә шул ук мыеклы ир-ат. Әмма бусында икенче бер юан гына хатынны кочаклап маташа. Су читендә булсалар кирәк, ярым ялангач үзләре. Ялангач тәннәре генә түгел, көлүләре үк шыксыз – авызларына хәмер кергән. Фоторәсемнең монысы сәер тоелды Мирсәеткә. Әле аның бер дә бу рәвештә төшерелгән фоторәсем күргәне юк иде. Мөгаен, төшерүчене күрмәгән тегеләр, әллә исерешүләре җиткәнме, рәсем әллә ничек, җайсызрак, әхлаксызрак килеп чыккан…

Ни дияргә, ничек аңларга да белмәде Мирсәет. Әмма җайсыз сүз әйтеп, эчеп алган каләмдәшенең кәефен кайтарудан да уңайсызланды. Кавказ халкының холык-фигылен, бигрәк тә авызларына шәраб керсә, һич аңларлык түгел.

Түзмәде Арам, бер-бер сүз ишетүдән өметен өзеп, үзе сорап куйды:

– Таныйсыңмы?..

– Юк…

Каян танысын икән ул боларны? Һич күргән-белгәннәре түгел. Аннан килеп, бу Кавказ кешеләренең һәммәсе төскә-биткә бериш тоела иде аңарга. Танырлык түгел үзләрен. Әрмәне, грузины, азәрбайҗаны – ул борын дисеңме, күзләре-мыекларымы, һәммәсенеке бер үрнәктән эшләнгән диярсең.

– Игътибар беләнрәк кара, Мирсәет…

Бәйләнде инде. Әллә: «Сиңа охшаган, әтиең түгелме», – дияргәме?.. Хәер, әтисен андый кыргый кыяфәттә күрсәтмәс иде ул.

– Танымыйм.

– Коба турында ишеткәнең бармы? – дип, тәкәббер елмаеп куйды егет. Син белмисең, ә мин беләм, диюе иде бугай аның.

«Коба»… Бу исемнең колагына чалынганы бар иде барын. Ниндидер күренекле революционер дисәң, бу егеткә аның нигә кирәге чыгар икән?.. Юк, ачык кына әйтә алмый.

– Ишеткәнем юк, – дип җавап кайтарды Мирсәет коры гына.

– Ә Иосиф Джугашвили турында ишеткәнең бармы?

Монысы да колакка чалынган төсле, ләкин аермачык хәтерли алмый.

– Казказга килүемә ел ярым юк. Мин каян белим аны…

Тегенең каныгуына Мирсәетнең эче поша башлаган иде инде. Нигә бәйләнә, нәрсә ачыкларга тырышып төпченә соң ул аңардан?!

Кычкырып көлеп җибәрде шунда Арам. Урыныннан сикереп торып, гаять эшлекле кыяфәт белән ишекле-түрле йөренеп килде.

– Бәхетле кеше син, Мирсәет, – диде һәм бармакларын бөгә-бөгә тезеп китте: – Шәраб та эчмисең син. Тәмәке дә тартмыйсың… Туташлар тирәсендә дә чуалганың сизелми… Өч булдымы?

Сул кулының өч бармагын бөккән хәлдә, аның каршысына килеп туктады. Беркадәр җитдиләнә төште – чираттагы дүртенче бармагын бөгәргә җыенуы икән.

– Инде дүртенче бармакка җиттекме?.. Милли хис, башка милләтләргә мөнәсәбәтеңне дә аңлап булмый синең. Бармы ул синдә, юкмы?! Гомумән, сез – Идел буе татарлары – милли горурлык хисенең ни икәнлеген белмисез кебек тоела миңа. Ни әйтсәләр, шуны күтәрәсез. Кемнең теленә ни килде, шуны кычкыра үзегезгә – җавап кайтармыйсыз, түзәсез. Безнең әтинең бер ишәге бар иде. Ул да шулай, ни салсаң, шуны күтәрә, кая кушсаң, шунда бара. Тыңлаучан, түзем иде, бичара – үлде. Сине димим, үпкәләмә, әмма кайбер милләттәшләрегезне мин әтинең шул мәрхүм ишәгенә охшатам. Язмышыгыз шундый булмагае…

– Арам, тукта! Син татар халкын каян беләсең?! – дип кычкырып җибәргәнен һәм үзенең ничек сикереп торганлыгын да абайламый калды Мирсәет. – Халкымны рәнҗетеп тагы бер сүз әйтсәң, кара аны!..

Куллары йомарланган, ә үзе дер калтыранырга керешкән иде ул. Уйнап кына сөйләшә дисәң, бу грузин, эчеп алгач, әнә кая барып чыкты. Иң авырткан җиренә, өзлексез сызлап торган ярасына кагылды Мирсәетнең. Халкының кимчелекләрен дә, башкаларга караганда өстен якларын да бу әрмәнгә караганда ул яхшырак белә. Әмма халкын һичкайчан һәм берәүдән дә мыскыл иттермәячәк.

Мондый җавапны көтмәгән идеме – журналист егет шунда коелып төште, берара сагаеп, Мирсәеткә карап торды.

– Гафу ит, Мирсәет!.. Син мине дөрес аңламадың. Халкыңны рәнҗетү уема да кермәде. Идел буе татарларының безгә яманлык эшләгәне юк әлегә. Болай, сүз иярә сүз чыгып кына әйтүем…

Егетнең акланырга керешүен өнәп бетермәгән Мирсәет аны бүлдерергә ашыкты.

– Ярар, – диде ул, ябык ишеккә аркасы белән сөялеп. – Тыңлыйм, фикереңне дәвам ит.

– Сез дә шул безнең әрмәннәр кебек чәчелгәнсез, сибелгәнсез… – диде Арам, офтанган булып.