banner banner banner
Сират күпере / Мост над адом
Сират күпере / Мост над адом
Оценить:
 Рейтинг: 0

Сират күпере / Мост над адом

Аның сөйләгәннәрен тыңлап тору никадәр генә кыен булса да, Мирсәетнең күңеленнән бер уй йөгереп узды: моның сүзләрен шыр ялган дип кенә булмый бит, бар, барысы да бар татарларда… Ләкин ул хакта ләм-мим сүз дәшмәде.

Дүртенче бармагын бөгеп куйды Арам. Бусы милли горурлык хисе булды. Бәхәсләшүдән файда булмас, әйдә, үзенекен итсен шунда…

– Инде бишенче бармак калдымы? – дип, Мирсәеткә текәлеп янә тирән сулыш алды егет. – Революция, партия һәм подполье дигән нәрсәләр дә әллә бар, әллә юк синең өчен. Бөтен Кавказ гөр килә, Мәскәү, Петроград шаулый, ә син битараф… Бәхетле кеше син, Мирсәет!

Әллә мыскыл итүе, әллә ихластан сөйләшүе – ачык кына төшенерлек түгел. Кызмача егетнең ни әйтергә теләгәне аңлашылып бетмәде.

– Революция… Подполье… Партия, – дип, аның артыннан кабатлады Мирсәет. Бу сүзләрне тәүге кабат ишеткән диярсең. – Минем битарафлыкны яхшы дип саныйсыңмы син, әллә начармы?..

Сак кына егетнең кылларын чиертеп карау иде нияте. «Баку» газетасының үтә консерватив, буржуаз булуы күптән мәгълүм ич аңарга. Шуңа авыз ачып сүз әйтү түгел, революция хакында фикер генә йөрткәндә дә зур саклык белән эш итәргә күнеккән иде ул әлеге диварлар артында.

– Большевиклар дөньяны болгатырга җыена. Илне таркатырга, һәммә милләтне үзләренә буйсындырырга, кешеләрнең байлыгын тартып алырга, – дип, кызып-кызып аңлатырга кереште журналист егет. – Ничек шуларга битараф буласың?! Фаш итәргә, дөмбәсләргә тиеш без аларны. Син дә шул эшкә кушылсаң, редактор эш хакыңны күтәрер, мине яраткандай яратыр үзеңне.

Шулай җиңел генә сатыла торган кеше дип уйладыңмы мине, Арам…

– Алай икән… – диеп, авызын ачып баш кагып куйды тагы үзе. Бәхәсләшү, аңлатырга, төшендерергә тырышу өчен, урыны кулай түгел иде.

Шулай, онытыла язган фоторәсемнәрне искә төшереп, Арам өстәл янына атылып барды һәм Мирсәетне дә чакырды:

– Монда… Монда кил әле син, Мирсәет… Күрәсеңме, менә бу беренче рәсемдә Коба үзенең никахлашкан хәләл җефете Като Сванидзе белән утыра. (Мирсәетнең белмәве гаҗәп түгел, «большевикларны фаш итәргә» җыенган Арам үзе дә, күрәсең, Сталинның беренче хатыны Като Сванидзеның, Яков исемле улын калдырып, унсигез яшендә вафат булуы хакында белми иде булса кирәк. – Авт.) Ә икенчесендә, менә карале, сөяркәсе белән. Ул сөргендә хәзер, Подкаменная Тунгуска дигән елга читендә ниндидер Туруханскида яшәп ята.

– Боларны нигә миңа сөйлисең?.. – дип сүз кыстырды Мирсәет. Аны берни кызыксындырмый, янәсе. Чынлыкта кызыксынып тыңларга керешкән иде инде. Сизенә, тоемлый башлады кебек: шул фоторәсемнәрдән файдаланып, ниндидер яман нәрсә оештырырга җыена, ахры, болар… Революционерларга, большевикларга каршы…

– Син берни аңламадың әле, Мирсәет, – дип, сөйләгәннәренең гаять әһәмиятле булуын төшендерергә теләп, пышылдауга күчте Арам. – Тыңла!.. Безнең газета бөтен Кавказны шаулатачак, Мәскәүгә, Петроградның үзенә үк барып җитәчәк бу материал. Зур сенсация булачак!.. Бу, беренчедән…

Аның уйга калып торуыннан файдаланып, Мирсәет тә сүзгә катнашкандай итте:

– Ә икенчедән?

– Икенчедәнме?.. Икенчедән, большевикларның чын йөзләре ачылачак. Халык, пролетариат, азатлык дип сөйләнгән булалар. Ә үзләре әнә ниләр белән шөгыльләнә!.. Сөргендә чакта да эчеп, марҗа кочып яталар икән! Беләсеңме, нинди тәэсир, нинди эффект булачак моңардан… Большевиклар артыннан йөргән ач яңаклы эшчеләр шундук йөз чөерәчәк үзләреннән. Бөтен Кавказга шаулаган Кобаның эзе суыначак Бакуда. Бу дөньяга ник туганына үкенәчәк әле ул!.. Ә шул мәкаләнең астында минем исем-фамилия торачак! Төшендеңме?! – дип, тел шартлатып куйды егет.

Чынлап та, планнар Наполеонныкыннан ким түгел үзенең. Әнә нинди мәкерле планнар белән йөриләр, редактор белән бикле ишек артында сәгатьләр буенча бер дә юкка гына утырмыйлар икән. Ниятләре тормышка ашкан тәкъдирдә, үзләре теләгән эффектка, чынлап та, ирешүләре ихтимал.

– Шәп уйлагансыз сез моны, – дип хуплаган булды Мирсәет. Чөнки бүтән чарасы юк иде. Үзенең революционерларга теләктәш булуын, алар белән элемтәгә чыгу җаен көтеп йөргәнлеге хакында сөйли алмый бит инде…

Бу сөйләшүне ничектер дәвам итәргә, барын да ачыклап калырга дигән нәтиҗәгә килде ул шунда. Янә үзенә шәраб тәкъдим итәргә керешкән Арамга бу юлы инде үзе сорау бирде:

– Мәкаләне кайчанрак урнаштырырга уйлыйсыз?

– Мин бүген төнлә язып бетерергә тиеш.

Җаваплы төне икән ләбаса, ә үзе һаман шәраб чөмерә.

Мирсәетнең уендагын ишеткән сыман, егет әйтеп куймасынмы шунда:

– Эчкәч шәбрәк тә язам мин. Шуңа эчәм… Бүген язып бетерәм дә, тагы ике көннән, шушы якшәмбедә, шәһәрдә сенсация булачак. Ә патшаны төшерәм дип йөргән Коба ничек итеп марҗасы өстеннән егылып төшкәнен дә сизми калачак… Ха-ха… Үз күзләренә үзе ышанмаячак…

– Теге грузиннар китергән рәсемдәге кешеме? – дип, фоторәсемнәргә ым какты Мирсәет. Югыйсә шулар китергәнне болай да белә иде.

– Әйе, шул!.. Әлеге меньшевиклар исемнәрен әйтмәделәр, адресларын да калдырмадылар.

Беткән баш беткән дигән сыман, бер тотынгач, Мирсәет кызыксынуын һаман дәвам итте, сәясәттә берни аңламаган кешегә ни сораса, шул килешә, янәсе.

– Меньшевиклар дигәне кем була тагы? Коба дигән адәмгә дошманмыни?

– Барысы да бериш. Дөньяны болгатучылар, – дип белдеклеләнеп җавап кайтарды егет. – Үзара власть бүлешәләр, ахырзаман дигәннәре шул буладыр – грузин грузинны сата башласын инде… Башкаларга ни кала!

Мирсәетнең утырасы, тагы да сораштырасы, төпченәсе килә иде әле. Әмма нинди генә сорау бирсә дә, җайсыз чыгар төсле, Арам тыңлар-тыңлар да: «Ә нәрсәгә кирәк булды әле сиңа болар?» – дип сорап куяр кебек. Шулай итеп, Мирсәет ашыгыч эше барлыгын аңлатты да – әле күзәтүне бетерәсе бар, аннары аны типографиягә төшереп тапшырасы – чыгу юлына юнәлде. Журналист егет, сөйләнә-сөйләнә, тустаганга шәраб коеп калды:

– Ә мин эчкәч шәбрәк язам… Кыюрак килеп чыга… Большевикларның чын йөзен ачам… Кобаның астын өскә китерәм әле мин…

Егерме-утыз минут чамасы вакыты калган иде Мирсәетнең. Ул яза башлаган күзәтүен тиз генә төгәлләде дә китәргә җыенды. Арам янына кереп торырга түгел иде исәбе. Икенче каттан төшә торган караңгы баскыч буйлап түбәнгә атлыйм дисә, ниндидер катыргы кисәгенә баскандай тоелды. Үрелеп алса – калын кәгазьдән ясалган конверт булып чыкты, эчендә ниндидер кәгазьләр… Янәшәдәге тәрәзәгә якынрак килеп, конверт эчендәге кәгазь кисәкләренә күз төшерим дисә, телсез-өнсез калды: сенсация ясарга тиешле фоторәсемнәр иде бу.

«Нишләргә?» дигән сорау китереп сукты чигәсенә. Куенга тыгып чыгып йөгерергәме? Хуҗасына, Арамның үзенә кертеп бирергәме? Ул кай арада монда чыгып өлгергән дә, ничек итеп фоторәсемнәр баскычта төшеп калган? Әллә теге фоторәсемнәрнең бөтенләй башка нөсхәләре микән бу? Әллә, югалткан атлы булып, Мирсәетне сынауларымы?

Ни булса, шул дип, кире борылырга, табылдыкны иясенә кайтарырга дигән фикергә килде Мирсәет, Арам утырган бүлмәгә таба атлап китте. Иң элек кеше булып калырга кирәк бит әле… Юкса каракларча урлап качу сыман була, дип аклады ул үзенең бу адымын.

Ә егеттән җилләр искән булып чыкты. Шәрабын эчеп бетергән дә, яза башлаган караламаларын, фоторәсемнәрне үзе белән алып, ашыгыч рәвештә каядыр юл тотуы булган, димәк.

Иртәгесен исә журналист егет көне буе редактор бүлмәсендә утырды. Соңыннан мәгълүм булганча, ул болайрак акланган: йөри торган кызларына барып чәй эчеп кайтырга ниятләгән икән, имеш. Әмма чатта сагалап торган большевиклар засадасына барып юлыккан. Тегеләр аны кыйнаганнар һәм конвертын, язып бетергән әзер мәкаләсен алып калганнар. Ышанмаслык та түгел – йөзендә сыдырылган, күгәргән урыннары да шактый. Исерек көе чыгып барышлый баскычтан тәгәрәп төшкән булса кирәк. Арамның сүзләренә ышандылар, гафу иттеләр…

Шулай итеп, «Баку» газетасы сәхифәләрендә сенсация булмый калды. Ул фоторәсемнәрне Мирсәет үзе яшәгән фатирның идән астына яшереп куйды.

Коба, чынлап та, Иосиф Джугашвили исемле большевикның партия кушаматы булып чыкты. Беренче рәсемдәге ханым, дөрестән дә, аның тәүге хатыны, Яков атлы улының әнисе – Като Сванидзе икән. Икенче рәсемдәге хатын белән Коба Туруханскида сөргендә чакта бергә яшәгән, әлеге никахсыз хатынының да Кобадан бер улы туган.

Белгәннәре, күргәннәре турында Мирсәет берәүгә дә, хәтта Раузага да, ләм-мим сүз әйтмәде. Бакудан Петроградка киткәндә, ул әлеге рәсемнәрне үзе белән алды. Бары 1918 елда гына, Сталин белән икәүдән-икәү очрашкач, аның үзенә тапшырды аларны. Мирсәет аңар барысын да ничек булса, шулай сөйләп бирде…

Җентекләп, озаклап карап утыра Сталин әлеге фоторәсемнәргә. Нидер хәтерләргә тырыша, әмма исенә төшерә алмый.

– Тагы кемгә дә булса күрсәтмәдеңме? – дип сорый аннары.

– Юк, – ди Мирсәет. – Берәүгә дә күрсәтмәдем, әйтмәдем.

Әле генә тәмәкесен тартып бетергән Сталин, ашыкмый-кабаланмыйча, кабат төребкәсен дыңгычлап тутыра.

– Димәк, берәүгә дә әйтмәдем дисең инде. – Соравы түгел, үзалдына фикер йөртүе, уйлануы иде бу аның.

– Бәрәүгә дә, иптәш Сталин.

Төребкәсен тирән итеп «имәргә» керешә Сталин. Озаклап фоторәсемнәргә текәлеп тора, әледән-әле, каш астыннан сөзеп, Мирсәеткә дә карап куя.

– Сез миңа ышана аласыз, иптәш Сталин. Бу хакта һичкем белмәячәк, – дип тынычландырырга тели аны Мирсәет.

– Сер дисең инде алай булгач…

Төтен арасыннан янә сынаулы караш текәлә.

– Әйе, иптәш Сталин, сер булып калачак.