banner banner banner
Сират күпере / Мост над адом
Сират күпере / Мост над адом
Оценить:
 Рейтинг: 0

Сират күпере / Мост над адом

– Кем орышты үзеңне?

– Әти.

– Нәрсә өчен?

– Танага су эчерергә онытылган, мөгаллим абый.

– Ничек шуны онытырга мөмкин, – дигән булып, әтисе сүзен куәтләде Мирсәет.

– Сыерга эчерелгән, бозауга эчерелгән үзе, ә менә тана онытылган. Ашарларына да салдым, асларын да чистарттым югыйсә… Уйнарга ашыгылган…

Барысын, хәтта әти-әнисенең орышуын да дөрес аңлаган малай гаебен төзәтергә җил-җил китеп тә барды.

Мирсәет уйлап куйды: менә шушы күршеләрне генә алыйк. Гомер буе эштән башлары чыкмый. Гаилә башлыгы җәй буена басудан кайтып керми. Йә урманга утынга куалый атын, йә болынга печәнгә төшеп чаба. Хатыны су ташый, җиде-сигез баланың керен юа, өс-башларын хәстәрли, ашарларына пешерә. Бакча һәм өй тирәсендәге тавык та чүпләп бетерә алмаслык мәшәкатьләрендә кул астына керә башлаган уллары, кызлары да гел булышып кына тора. Гаиләләрендә бер дистәгә якын кеше, һәммәсе исән-сау, сәламәт. Ачлыктан да интекмиләр. Әмма бәхетле дип әйтеп буламы үзләрен?..

Бер дә арткан җирләре юк, һаман нидер җитми, һаман нидер кирәк. Әле генә, кемнәндер сукранып, тавыкларын тирги-тирги, ишегалдында әниләре йөри иде. Кичә капка төбендә әтиләре дөньядан зарланып торды. Бүген әнә малайның кәефе киткән…

Балтасын дәү тумранга чабып, өйгә йөгереп керде Мирсәет, кулына каләм алды һәм башына килгән фикерләрен ашыгып-кабаланып язарга кереште: «Кешеләрнең бәхетсезлеге, чарасызлыгы һәм фәкыйрьлеге нидән? Кеше ни өчен газап күрә, төрле түбәнлекләр һәм рәнҗетүләргә дучар ителә? Кеше нигә бер-берсенә яман эш кыла, бер-берен талый яисә үтерүгә барып җитә?.. Көчле нигә көчсезне рәнҗетә? Кешеләр генә түгел, ни сәбәпле илләр, дәүләтләр сугыша?.. Миңа калса, һәммәсенең сәбәбе уртак: кешеләр бер-береннән аерылган, үзе өчен генә яшәргә күнеккән.

Әгәренки һәр кеше, үзен генә кайгыртудан ваз кичеп, бөтен кеше мәнфәгатьләре өчен яшәргә керешсә, шул көннән, шул сәгатьтән башлап дәүләтләр арасында сугышлар, кешеләр арасындагы ызгыш-талаш һәм рәнҗетешүләр юкка чыгачак, һәркем бер дәрәҗәдә үк бәхетле һәм тук булачак».

Дәфтәр битенең түбәнге почмагына «1912 сәнә 10 гыйнвар, Мирсәет Солтангалиев» дип имза куелды.

Ниятләрне тормышка ашырырга гына калды хәзер, шуңарга ирешүнең юлларын, чараларын ачыкларга. Әмма хәзергә әле ул ялгыз. Язганнары, уенда йөрткән фикерләре белән күп мәртәбәләр уртаклашырга итенеп карады, ләкин үзен аңлаучы, фикерләрен уртаклашырга җыенучы гына табылмады. Тышкы дөнья, зур шәһәрләр белән элемтәсе булмаган ерак татар авылында кем аңласын соң аны?! Синең бөтен кешелек турындагы хыялларың нәрсә аларга… Авыл мужигының тамак ягын кайгыртасы, өен җылытасы, өс-башын бөтәйтәсе бар… Акылдан шашкан дип әйтмәсәләр дә, аның кебекләр турында «хыялый» гына диләр шул…

* * *

Ниһаять, 1913 елның язы җитте. Язгы айларда Уфа шәһәренә үзенә бер ямь өстәлә.

Апрель урталары. Кыеклардан тамчы тама. Урал таудан агып төшкән гөрләвекләр буенда, кәгазь көймә агызып, малайлар йөгерешә. Каен ботакларында әле яңа гына кайтып төшкән сыерчыклар талпына. Баш очында җылы кояш, чалт аяз көн… Губерна земствосындагы мәшәкатьләреннән аерылып, урам әйләнеп, тимер юл вокзалы тирәләреннән урап кайтырга дип чыккан иде Мирсәет, вокзал янындагы аулак почмакта байтак кына кешеләр җыелып торганын күрде. Кемдер сөйли иде. Үтеп-сүтеп йөрүчеләрдән бер төркем кеше тегене уратып алган да дикъкать белән тыңлый. Сөйләүче үзе күренмәсә дә, кайбер сүзләре ишетелеп-ишетелеп китә. Сирәк-мирәк башкорт сүзләре кыстырып, татарча сөйли иде ул. Мирсәет өчен бу аеруча кызык тоелды. Казан белән хушлашканнан соң күргәне дә, катнашканы да юк иде аның мондый митингларда. Ике уйлап тормыйча, ул да әлеге төркемгә килеп кушылды.

Әйләнә уртасында таза гәүдәле мәһабәт бер ир-ат басып тора иде. Яше утыздан артык булмас. Яңаклары җәенке, күзләре кысыла төшкән, пәке белән кырылган ялангач баш. Әмма чәче, сакал-мыеклары шомырт кара икәнлеге әллә каян беленеп тора. Өстендә шактый ук таушалган хәрби гимнастёрка, аякларында күн итек. Кәгазь төргәге кысып тоткан уң кулын болгый-болгый, нотык сөйли. Онытылып, мавыгып сөйләгәнгәдер, сүзләре йөгерек, теле телгә йокмый үзенең. Аның аермачык булып ишетелгән беренче җөмләсе үк Мирсәетнең колагын үрә торгызды:

«Кеше җир йөзен буяп, былчыратып бетерде, табигатьнең ямен, җүнен җибәрде. Җир йөзендә көн күрүче кешеләрнең хәзер бәясе сукыр бер тиен. – Оратор, фикерен расларга теләгәндәй, аяк астына лач итеп төкереп куйды һәм гимнастёрка якасының ике төймәсен ычкындырды. – Якты дөньяда яшим дип йөрүчеләр – ике аяклы паразитлар – язмыш корбаннары гына. Күптән җир йотарга тиеш үзләрен…»

Очраклы рәвештә генә әлеге төркемгә килеп кушылган Мирсәет калтыранып, чирканып куйды. Үзе кебек бирегә очраклы рәвештә килеп эләккән, поезд көтеп торган авыл агайларын, шәһәргә катык-сөт сатарга килгән җирләреннән үтеп барышлый тукталырга мәҗбүр булган сала карчыкларын кызганды ул. Алар бит моны: «Сөйләгәч – дөресен сөйли торгандыр… Дөнья күргән ир уртасы кеше юкны сөйләмәс», – ди-ди тыңлыйлар һәм, авылга кайткач, һичшиксез, күргән-ишеткәннәрен туган-тумача, күрше-күләнгә җиткерәчәкләр.

Тыңлап торган җирдән үзенең ничек чәчрәп чыгып сорау биргәнлеген дә абайламый калды Мирсәет:

– Син кем?.. Мәсләгең ни?! Һәм дә үзең нәрсә тәкъдим итәсең?..

Әйләнә уртасында басып торган гайрәтле оратор сүзен бүлдерергә җөрьәт итүчегә маңгай аша, куе чем-кара кашлар астыннан сөзеп карады.

– Мин – анархист, – диде, аннары, бер горурлык белән гәүдәсен турайта төшеп. – Син әле капка астыннан йөргәндә, без инде Питерның үзендә Бишенче ел революциясен ясадык, энекәш. Ирек, азатлык яулап кан түктек… Бүлдермәгез мине! Сүземә тыгылганны өнәмим мин!

Шактый ук тәкәббер һәм кызу кеше булып чыкты бит әле оратор. Мирсәет хәтта уңайсызланып куйды. Нигә бүлдерәсең инде, энекәш, дигән сыман, бөтенесе аңарга карады… Ә шулай да ул китеп барырга ашыкмады, үзен кызыксындырган сорауга җавап ишетәсе килә иде. Ул үҗәтләнеп соравын кабатлады:

– Анархист ни-нәмәрсә тәкъдим итә инде?..

– Бары бер юл белән генә тазарту мөмкин хәзер Җир шарын, – диде оратор. Сорау бирүчегә ачуы басыла төште булса кирәк. Уйланып җитди аһәң белән аңлатырга кереште: – Ысулы бер генә. Кичекмәстән, кешелекне төрле сырхаулардан азат итәргә кирәк. Бүгенге кешенең туксан тугыз проценты җир ашлаудан бүтән бернигә ярамый. Бары бер проценты гына рухи һәм физик камиллеккә ия. Кешелек нәселен шулар дәвам иткәндә генә, табигать үзенең беренче матурлыгына ирешәчәк… Әгәр дә мәгәр, – дип, анархист бер мәлгә уйга калган атлы булып торды, – аллалар кодрәтенә ия булсам, төймәгә басуга, бар планнарым тормышка аша торган тылсым уйлап табар идем…

Анархистның тукталырга исәбендә дә юк иде. Тыңлап торучылар сафы гына сирәгәйгәннән-сирәгәя барды. Мирсәет белән янәшә басып торган бер агайның аты-юлы белән сүгенеп китеп баруы кызык тоелды.

– Киттек, энекәш, – диде ул, фикердәшенә дәшкән сыман, кулын Мирсәетнең җилкәсенә салып. – Моның сүләгәннәре шул төшемне сөртергә дә ярый торган түгел. Үгез урынына җигеп, тырмага чыгарырга иде үзен!..

Һәркемгә ишетелерлек итеп әйтте сүзләрен. Кызык табып, шырык-шырык көлеп алучылар да булды.

Әмма берәүгә дә иярергә ашыкмады Мирсәет. Кешелекне «сәламәтләндерү», табигатьне «сафландыру» турында яңадан-яңа идеяләр сибүченең фикерләре белән килешмәсә дә, әлеге оратор аның игътибарын җәлеп итәргә өлгергән иде. Юк, акылдан шашкан кешегә охшамаган ул, гадәти бер мавыгучан кеше. Әмма шул гадәтилегендә күпме хикмәт бар. Үз-үзенә ышанып, үз сүзләреннән бер тәм табып сөйләшүе генә ни тора? Аннары – кыюлыгы! Кара реакция елларында, вокзал янына чыгып, шундый нотык сөйләү өчен, ай-һай, байтак кыюлык кирәктер ул!..

Уендагы – телендә дигәндәй, Мирсәет шунда янә аны бүлдереп сорап куйды:

– Полицай килеп үзеңне кулга алыр дип тә курыкмыйсыңмы?

Анархист, «тагы синмени әле бу?» дигән сыман, аңа таба карап куйды. Бу юлы инде кызмады, ачуланмады да. Аңламаган атлы булып, кайтарып сорады:

– Кемнән?..

– Полицайлардан.

– Ә нигә мин алардан куркырга тиеш? Алар миннән курыксыннар. Алар түгел, мин ясарга җыенам Бөтендөнья революциясен… Мин Питерда булган кеше!

– Тылсымлы төймәгә басып ясыйсыңмы ул революцияне?

Үзе белән шулай аяк терәп сүз көрәштерергә җыенучы егетне күреп, канәгатьләнеп тамак кырып алды теге, як-ягына каранды – алар икәүдән-икәү генә торып калган иде. Үтеп-сүтеп йөрүчеләр таралышып беткән.

– Нәрсә, мин сөйләгәннәр көлке тоелдымы әллә? – дип сорап куймасынмы шунда оратор. Бу инде гадәти җир кешесенең кызыксынуы иде. Әле генә югарыдан торып нотык сөйләгән зат гүя шул мәлдә аяклары белән җиргә орынды.

– Көлке икәнлеген үзең белмисеңме?

Шул рәвешле, тоташтан сорауга сорау белән җавап алышу китте болар арасында. Уйга калып торды анархист, җавапны ни рәвешлерәк кире кайтару хакында баш вата иде булса кирәк. Ихлас ачылып китәргә – иртәрәк, каршысында басып торучы егетнең кем икәнлеген белми ич әле. Эттән алып эткә салгандай тиргәп атар иде үзен – бер ялгызы торып калачак. Яхшымы-яманмы, ничек кенә булмасын, моның бит әле үзе белән сөйләшергә нияте бар күренә.

Кулындагы кәгазь төргәген, урталай бөкләп, куен кесәсенә тыгып куйды да, гел көтмәгәндә ачылып китеп, Мирсәеткә кулын сузды теге.

– Беткән баш беткән, әйдә, танышыйк булмаса. Гәрәй Кодрачев.

– Мирсәет Солтангалиев. Укытучы булам.

Исем-фамилиясенә исе китмәде. Мирсәетнең кем булып эшләвен ишеткәч, яңа танышы җанлана төште кебек.

– Бәй, туганым, – дип, авызын ерып көлеп җибәрде ул. Кочакларга җыенган кеше сыман, бер ихласлык белән, колачларын җилпеп алды. – Мин дә халык укытучысы… Син дә… Бер сукмактан йөрибез, ике чабата – бер кием икәнбез ләбаса…

Билгеле, Мирсәет аның кочагына ташланырга ашыкмады. Мөмкин кадәр җитдилеген саклап җавап кайтарды:

– Сукмаклар бер булса да, юллар аерым безнең. Тоткан мәсләкләребез төрле.

Кодрачев та исәнләшкән-танышкандагы эчкерсез самимилегеннән арынырга мәҗбүр булды. Итекләрен итеккә сугып алды да гимнастёрка төймәләрен сәдәпләде. Күрәсең, бу – аның эче пошканда башкара торган гадәтедер.

– Юллар аерым дисең инде, ә? – Тамак кырып куйды Гәрәй Кодрачев. – Әйдә, бераз йөреп киликме соң әллә булмаса… Кай тарафларга юл тотасың?.. Минем вакыт бар, озата барыйм бераз.