banner banner banner
Сират күпере / Мост над адом
Сират күпере / Мост над адом
Оценить:
 Рейтинг: 0

Сират күпере / Мост над адом

– Бары үзең генә белгән нәрсә сер була ул, иптәш Солтангалиев. Ике кеше белгәндә инде, бигүк сер булып җитә алмый торгандыр…

Большевик большевикка ышанмый, ничек шулай булырга мөмкин, дип уйлап куя Мирсәет. Әмма бүтән бер сүз әйтми. Үзенә шул рәвешле шикләнеп карар өчен нигез биргәне юк ич әлегә. Хәзер ул нәрсә генә әйтсә дә, аның сүзләре аклану сыман кабул ителәчәк.

Аның дәшмәве Сталин өчен дә көтелмәгәнчәрәк килеп чыкты булса кирәк. Берара ни дияргә, нәрсә кылырга белмичә югалып торды кебек ул да… Аннан, төребкәсен бер читкә куеп, көл савытын каршысына тартып китерде, Мирсәет күрсәткән фоторәсем һәм кәгазь кисәкләрен вак-вак кисәкләргә ертып, шырпысын сызды.

Мәрхүмә хатыны белән төшкән фоторәсемне дүрткә бөкләп ерткан чакта тетрәнеп, калтыранып китте Мирсәет. Рәсемнең ни гаебе бар, дип дәшүдән чак тыеп калды үзен. Берни аңлый алмады ул, Сталин өчен кадерле истәлек булыр дип уйлаган иде әлеге рәсемне.

Аерым бер пөхтәлек, салкын битарафлык белән башкарып чыкты Сталин бу эшне. Һәр кәгазь, фоторәсем кисәге янган саен, аңарга җиңелрәк була бара сыман иде… Үзенең үткәне белән хушлаша югыйсә… Ниһаять, иркенләп сулыш алды – савытта көл кисәкләре генә өелеп калган иде.

Рәхмәт әйтеп тормады Сталин. Грузин акценты белән мыегы астыннан мыгырданып куйды:

– Барны юк итеп була ул. Юкны бар итеп булмый…

V

Мирсәет Солтангалиевнең шәхси биографияләрендә бөтенләй диярлек искә алынмаган ун көн бар. Ул хакта үзе генә түгел, аның хакында язарга алынучылар да ләм-мим сүз катмый уза, гадәттә. Ун көн – нәрсә ул! диярсез бәлки… Килешәм, айларын, елларын гына түгел, гомерен заяга уздырган затлар да аз түгел…

Әмма игътибардан читтә калып килгән ул көннәрне, 1917 елның 1–11 май көннәрен, Мирсәет язмышында тарихи әһәмияткә ия вакыт аралыгы дип карау хата булмас. Юк, Солтангалиевнең ялкынлы нотык сөйләп йөзләгән-меңләгән эшче-крестьян вәкилләрен авызына каратып торган көннәре түгел бу. Хәрби батырлыклар кылган, революцияне яклап көрәшкә ташланган, җиңүгә ирешкән сәгатьләре дә алда әле…

Димәк, 1917 ел. 1 май иртәсе. Мәскәү. Шәмси Әсәдуллаев йорты. Бөтенроссия мөселманнарының Беренче съезды ачылырга бер сәгать-сәгать ярым вакыт калып бара. Яз. Бөреләрдән яңа җәйнең тәүге яфраклары каш сирпегән мизгел. Кояш нурларында балкыган урам һәм бульварлар халык белән тулган. Мәскәү татарлары, шул рәвешле, илнең төрле төбәкләреннән җыелган кунакларны – съезд делегатларын – милләттәшләрен, дин кардәшләрен каршылый.

Милли һәм сәяси оешмалардан, дини җәмәгатьчелек, мәдәният һәм мәгърифәт әһелләре, аерым төбәктә яшәүче халык вәкиле буларак сайланган делегатлар – барчасы 450–500 дән артмас дип көтелгән булса да, инде теркәлүчеләрнең генә дә гомуми саны 800 дән узып бара. Арада хәрби киемнән килгән солдатлар да шактый күп күренә.

Югары каттагы олы залның ишек һәм тәрәзәләре киереп ачылган. Урындыкларга сыешмаган халык рәт араларына кереп тулган, ишекләрдән бүселеп чыккан. Әсәдуллаев йортының бу кадәр халыкны һәм мондый тамашаны күргәне булмагандыр, билгеле.

Залның ерак бер почмагында, аяк очларына баса-баса, сәхнәгә чыгучы мәртәбәле кунакларны күзәтеп торучы, кыяфәтенә караганда егерме бишләр чамасындагы яшь чырайлы ир-атны монда әлегә танучылар юк диярлек. Делегатлар исемлегендә дә булмас аның исем-фамилиясе. Әле узган төндә генә Бакудан килеп төшеп, таңны бер ялгызы Мәскәү урамнарында арлы-бирле йөреп якынайткан бу кеше – Мирсәет Солтангалиев.

Һәр тарафта бәйрәм рухы, тантана… Ыгы-зыгы, күрешү, тәбрикләшүләр. Ничә гасырлар дәвамында милли кимсетелү һәм хокуксызлыктан башканы белмәгән мөселман халыкларының вәкилләре – кардәшләр – Россиянең үзәгендә, Мәскәү каласында, шулай җыелсыннар инде!.. Кем уйлаган, кемнең хыялына кергән вакыйгалар дисең моны? Инкыйлаб – Февраль революциясе нәтиҗәсе! Шуңадыр татар, азәрбайҗан, башкортны, Кырым һәм Уралдан, Төркестаннан килгән делегатларны – һәммәсен тантана рухы берләштерә. Милли аерымлыклар онытылган, гүя ки гомумән юк алар. Туганлык, кардәшлек рухы тантана итә монда. Бай һәм ярлы, эшче һәм авыл мужигы – монда һәммәсе тигез, бер рәттә утыралар, урын тәтемәсә, янәшә басып торалар. Теге яисә бу сәяси фирка арасындагы мәсләк төрлелеге дә онытылып тора.

Ниһаять, «Бисмиллаһир-рахманир-рахим…» дигән с?үз-

ләр яңгырады. Умарта күче урынына гөжләгән зал кинәт тынып калды. Ерактан, гүя гасырлар төпкеленнән ишетелгәндәй, моңлы аваз яңгырады:

«Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим…»

Нәрсә бу, кешеләр сулышларын җуйдылармы әллә?! Шылт иткән, һич югында, берәүнең ялгышып кына көрсенеп куйган авазы булса икән. Күзләр залның түр почмагында Коръән аяте укырга керешкән мәһабәт гәүдәле урта яшьләрдәге хәзрәткә таба текәлгән. Башын ипле генә югары чөйгән дә, күзләрен йома төшеп, Мирсәеткә балачактан ук таныш булган аять укый хәзрәт. Укый дию дөрес булыр микән, – көйли, моңлана сыман ул шул мизгелдә. Кубыз авазын хәтерләткән көр тавыш берәүне дә битараф калдыра алмый.

Шул мизгелдә залда чит бер планетадан килеп төшкән адәми зат пәйда булса, мөгаен, ул да таң калып торыр, сокланып тыңламый булдыра алмас: «Алыгыз мине үз арагызга, мин дә сезнең иманда булырга телим», – дияр иде.

Әлеге моң түр почмакка менеп баскан хәзрәтнеке генә түгел. Тарих сулышы, халыкның авыр язмышы, күңел тибрәнешләре, өмете, җан газаплары сыйган бу авазга. Әнә нәрсә берләштерә, әнә нәрсә җәлеп итә мондагыларны. Соңгы араларда дөнья фәлсәфәсен, революция теориясен өйрәнүдән башы чыкмаган Мирсәет кинәт үзен җиргә төшкән сыман хис итте, туган якларын, анда калган әти-әнисен, туганнарын хәтерләде. Авыл зиратындагы үзе өчен изге булган кабер ташларын барлап узды. Юкса соңгы араларда революция турындагы уйлары белән тәмам шашынып, ата-баба рухы, милли тойгылардан ерагая төшеп, үзен аның ише нәрсәләрдән югарырак күтәрелгән гайрәтле тау бөркете сыман хис итә башлаган иде. Хәзер исә ул үзенең шушы залдагы гадәти бер кеше икәнлеген аңлады. Аның кебек җәмгыятьне үзгәртеп корырга ашкынучылар, халык, революция язмышын кайгыртучылар белән дөнья тулы икән ләса. Әсәдуллаевның мәшһүр йортына сыймыйлар ич әнә.

Изге аһәң тәмамланды, тынды. Ниһаять, залга җан керде, кешеләргә сулыш кайтты. Мәҗлес түрендә утырган мәһабәт ир-ат кереш сүз сөйләргә тотынды. Тавышы көр, сүзләре саллы. Идел төркиенә – татар теленә сусап кайткан Мирсәет, мавыгып китеп, күңеленнән аның сүзләрен кабатларга керешкән иде… онытылып кителгән…

Терсәк белән касыгына төртеп куймасыннармы шунда. Үзеннән алда басып торган хәрби киемленең канәгатьсезлек белдерүе икән:

– Дөнья бу, шәкерт, уян… Муенга менеп атлана яздың ич…

Тыңлый торгач, артыграк бирелеп киткән, ахрысы, үзеннән алдагы хәрбигә сөялгән икән. Күршесенең дорфалыгыннан тетрәнеп куйды ул, хыял канатларында очып барган җиреннән шапылдап җиргә килеп төшкәндәй хис итте. Шуңаргадыр җавабы да көйле килеп чыкмады:

– Гафу итегез, солдат әфәнде, – диде ул, кәефе кырылып.

Солдатка исә «әфәнде» сүзе дә җитә калды.

– «Әфәнде» гезне башка очракка калдырырга киңәш итәм, – диде ул аңа, яртылаш борыла төшеп. Мирсәет аның чандыр йөзен, почык борынын абайларга өлгерде. – РСДРП әгъзасы Сәетгалиев иптәш диеп белегез. Һәм дә тагы – ефрейторны солдаттан аера белмәү бизәми үзегезне, шәкерт иптәш!

Ефрейтор Сәетгалиевнең һәр сүзеннән ниндидер бер вәкарь, үзен өстен, хәтта өлкәнгәрәк куеп сөйләшергә тырышу сизелеп тора иде. Бераз буй да биреп җибәрсәң үзенә… Чамасын белеп туктатмасаң, мондыйлар генералга кадәр үсә. Мирсәеткә «шәкерт» дип дәшүе дә үзен өстенгәрәк куярга теләвеннән. Ә чынлыкта Мирсәеткә абзый дип дәшәргә тиешле көзге чебеш кенә югыйсә үзе. Сүз куертып торуны кирәк тапмады Солтангалиев.

Әллә аларның мөнәсәбәт ачыклавына эче пошып, әллә үзалдына соклануы булды, өлкән яшьләрдәге бер агай шунда пышылдап куйды:

– Муса Ярулла Биги әфәнде… ай-һай мәһабәт тә кеше икән…

Ефрейтордан читкәрәк тайпылырга омтылды Мирсәет. Әмма рәт араларына шыплап тулган халык аны янә тегенең аркасына китереп кысты. Була бит шундый кешеләр – беренче хәрәкәте, беренче ым кагуы белән үк канга тоз салалар. Бер мәртәбә урының янәшә туры килсә, бер тапкыр юлың тап булса, гомер буе аңардан качсаң, читләшсәң дә, язмыш үзенекен итә – гел очраштырып тора сине. Ефрейтор Сәетгалиев белән дә Мирсәетнең гомер юлы бер генә мәртәбә кисешмәячәк әле…

Ике яшь әтәч мөнәсәбәт ачыклап торган арада, Муса Бигиев нотыгын тәмамлап өлгергән иде инде. Мәгърифәтле кеше, дин һәм тарих өлкәсендә күп хезмәтләр кылган галим дип белә иде аны Мирсәет. Кызганыч, дикъкать белән тыңлый алмады.

Әхмәт Цаликовның азатлык өчен башын салган каһарманнарны искә алып әйтелгән сүзләреннән соң залдагылар, сүз берләшкәндәй, аягүрә торып басты.

Съездны алып бару өчен, президиум сайладылар: Ибраһим Әхтәмов, Гаяз Исхакый, Әхмәт Цаликов, Хәлил Дусмөхәммәдов, Алимәрдән Топчибашев, Фатих Кәрими, Гобәйдулла Ходжаев, Сәлимә Якупова, Хәсән Габәши, Ильяс Алкин, Җәгъфәр Сәетәхмәтов, Муса Биги.

Исемнәре төрки дөньяга байтактан мәгълүм булган бу олы затларны Мирсәет Солтангалиевнең әле тәүге кабат күрүе иде. Шул мизгелдә һәммәсе бер дәрәҗәдә хөрмәт һәм олылауга лаек тоелды аңа. Әмма үзен якын араларда нинди үзгәрешләр, нинди вакыйгалар көтүен әле ул белми һәм шул могтәбәр затларның кайсыберләре белән байтак кына каршылыкларга кереп яшәргә туры киләчәген күз алдына да китерми иде. Мирсәет – әлегә тыңлаучы гына, әлегә ул барысын беренче кат күрә, хәтерләргә, истә калдырырга тырыша…

Съездны Вакытлы хөкүмәт исеменнән Эчке эшләр министрлыгының христиан булмаган диннәр департаменты җитәкчесе профессор С. А. Котляревский сәламләде:

– Вакытлы хөкүмәт исеменнән мин сезгә мөселман халыклары күргән газап һәм эзәрлекләүләргә чик куелды дип вәгъдә бирәм… Февраль революциясе һәммә халыкларны гына түгел, һәммә диннәрне дә тигез хокуклы итте. Милли изү, теге яисә бу дингә булган мөнәсәбәтеннән чыгып, шәхесне кыерсыту мәңгегә юкка чыгарылырга тиеш… Дини хокуклардагы тигезлек сүздә генә түгел, – дип дәвам итте Вакытлы хөкүмәт вәкиле, – гамәлдә тормышка ашырылырга тиеш. Илдә яшәүче һәр милләт балалары мәктәпләрдә ата-бабалар динен өйрәнергә, үз ана телләрендә белем алырга тиешле. Дин кануннары рөхсәт иткән кадәрле милли культураларның тигез үсүе өчен дә, бердәй шартлар тудырылу зарур… Әмма әлегә без бу чын демократик кануннарга нигезләнгән бинаның нибарысы диварларын гына торгызабыз. Чор катлаулы, илдә күк күкрәвенә охшаш авазлар да ишетелгәләп тора. Җирләрне тетрәтеп һәммәсен җимерергә, себереп түгәргә, динебезне тамырдан корытып, яңа диктатура торгызырга ният кылучылар ишәйде…

Оратор, кәгазьләреннән аерылып, бермәл залга текәлеп карап торды. Үзен дикъкать белән тыңлауларына инангач, ышанычлы рәвештә дәвам итте сүзен:

– Диктатура диктатура инде ул. Нинди генә лозунг астында булмасын, ул демократияне алыштыра алмас, ватандашлар. Шуңа да мин сезне, үзегезне берләштергән ислам хакына, бердәмлекне сакларга, төрле анархия коткысына бирелмәскә, азат илнең тигез хокуклы халыклары һәм гражданнары булып яшәргә чакырыр идем…

Профессор Котляревскийның сүзләрендә дөреслек бар да кебек, әмма аның ихласлыгына ышанып бетмәде Мирсәет. Бу чыгыштан соң күңелендә ниндидер төер, канәгатьсезлек калды. Әмма әлеге канәгатьсезлекнең нидән гыйбарәт булуын әле ачык кына үзе дә аңлап җиткермәгән иде булса кирәк. Мәшһүр әдип Гаяз Исхакый сүз алгач кына, шикләнүләренең асылына төшенде.

– Гаяз әфәнде, афәрин… Афәрин, Гаяз әфәнде… – дип, озакка сузылган алкыш белән каршы алдылар язучыны.

Трибуна артына европача ыспай кара «тройка» дан киенгән уртача гәүдәле зыялы зат күтәрелде. Гәүдәсен туры тотып, ашыкмый, ипле, әмма ышанычлы, нык адымнар белән узды ул. Муен тотышлары, аяк атлауларыннан ук аның нык рухлы, җил-яңгырга бирешмәслек иманга ия шәхес икәнлеге күзгә ташланып тора иде. Урта яшьләр чамасында гына үзе, әмма татарча кырылган сакал аңа мәһабәтлелек һәм ил агаларына тиң мәртәбә дә өсти сыман. Ул, трибунаны колачлап алырга теләгәндәй, кулларына таянды да, күзләрен кыса төшеп, сынаулы караш белән залны айкап чыкты.

Зал шым булган, зал көтә – Гаяз әфәнде буш сүз сөйләмәс!

– Мөхтәрәм кардәшләр… Газиз туганнарым. Менә, ниһаять, безгә дә, шушы рәвешле, мәртәбәле мәҗлескә җыйналулар насыйп булды, – дип башлады ул чыгышын. Бөтен залны әүвәлгечә, аять укыгандагыдай, сихерле тынлык биләп алган, Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган делегатлар, күрәсең, Гаяз әфәнденең, олы язучы булуы белән бергә, милли азатлык хакына патша төрмәләрендә байтак гомер череткән каһарман икәнлеген дә беләләр иде булса кирәк.

Мирсәетнең кызыксынуы да чик-чамасыз. Мәшһүр әдипне аның беренче кат күрүе. Әмма Гаяз Исхакый хакында ул күптәннән ишетеп белә. Фатих Әмирхан бик яратып сөйли иде аның хакында. Тартылып-омтылып куйды ул сәхнәгә таба.

Тик бу юлы да каршысында басып торган ефрейтор артык онытылырга ирек бирмәде, җилкәсе белән читкә тибәреп куйды:

– Муенга менеп кенә атланасың калды. Нәрсә, буржуй күргәнең юкмы әллә… ата милләтче?..

Җавап бирергә кирәк тапмады Мирсәет, уңса да уңды инде күршедән. Нишлисең, күрше – хатын түгел, аны сайлап алмыйлар. Йотылып, әдипне тыңлавын дәвам итте.

Ипле итеп, һәр сүзен үлчәп, сеңдереп сөйли иде Гаяз Исхакый. Һәркайсы аның авызыннан чыккан сүзне үзенеке итеп, баш кага төшеп кабул итә. Менә ул, татарча матур тел белән сөйләп килгән җиреннән, кинәт русчага күчте. Русчасының камиллегенә дә исең китәр: