banner banner banner
Сират күпере / Мост над адом
Сират күпере / Мост над адом
Оценить:
 Рейтинг: 0

Сират күпере / Мост над адом

Ике укытучы язгы урам буйлап янәшә атлап китеп бардылар. Күпне күргән Уфа вокзалы артта калды. Язмышлары шактый охшаш булса да, сүзләре сүзгә бәйләнә алмый аптыратты. Мәктәп, авыл һәм туган-үскән яклары турында хәбәрләшеп алдылар. Гәрәй Кодрачев та аның кебек үк күптән түгел генә Уфага килеп урнашкан икән, моңарчы Урал тау куенындагы бер башкорт авылында мөгаллимлек иткән. Ул да калага фикердәшләр, мәсләктәшләр табу уе белән килгән.

Кодрачев, җай чыгуга ук, Мирсәеткә баядан ук бирергә җыенган соравы белән мөрәҗәгать итте.

– Мине син тыңладың, – диде ул. – Инде сөйлә: үзең нинди мәсләктәсең?..

Үзенең ни теләгәнен, максаты, хыялы нидән гыйбарәт икәнлеген яхшы белә Мирсәет. Бу хакта аның күп мәртәбәләр уйланганы бар. Ә менә ничек шул уй-хыялларны кыска гына итеп аңлатып бирергә… Бу җиңел эш түгел.

– Мин, киресенчә, һәркемнең бәхетле булуын телим, – диде ул, үзенең кем белән янәшә атлап барганлыгын искә төшереп. – Кем булуына, кайсы милләт һәм нинди дәүләттән булуына карамастан, җир йөзендә яшәгән һәммә кеше бер дәрәҗәдә үк бәхеткә лаек…

Гәрәй Кодрачевның ни рәвешле кабынып китүен күрүче булса икән шунда! Күрәсең, кешелек һәм дөнья хакында сөйләшү аның иң яраткан шөгыле, стихиясе иде булса кирәк. Мирсәетнең аңлатып бетергәнен дә көтеп тормастан элеп кенә алды:

– Бәй, туганым, – диде, куанычы белән уртаклашырга ашыгып. – Максатларыбыз бер үк түгелме соң безнең?!

– Түгел.

– Ничек «түгел»?! Синең дә җир йөзен сафландырырга, кешеләрне бәхеткә тиендерергә исәп. Минем дә!.. Болай булгач, язмыш безне үзе очраштырган…

– Юк, – дип каршы төште Мирсәет. – Син кешеләрне бернигә санамыйсың. Үлем телисең кешеләргә… Мәсләктәшем түгел, сыйнфый дошман булып чыгасың син миңа!

Үзенең хаклы булуын исбат итәргә ашкынган Гәрәй Кодрачев:

– Ашыкма әле, туганым, – дип, аның каршысына ук килеп чыга. – Максатлар бер безнең. Ысуллар гына аерылыша…

– Әйе, ысулларыбыз бүтән, – дип килешә Мирсәет. – Сәламәтме яисә гарип-горабамы ул, матурмы, әллә ямьсезме – кешеләр һәммәсе тигез. Аларның бер дәрәҗәдә үк бу якты дөньяда яшиселәре килә, бәхетле буласылары…

– Бәй, туганым, ул дөнья яктымы соң?! Һәммә кешеләрне дә бәхетле итә аласыңмы шул караңгы, салкын дөньяда?.. Әйт, ничек ирешергә уйлыйсың максатыңа?

Мирсәетнең авырткан җиренә кагылдылармыни, тирән сулап куйды. Нәкъ менә шул сорауга җавап таба алмый изаланган көннәре бит инде аның. Танырга мәҗбүр булды.

– Ничек икәнен белмим әлегә, – диде ул, уңайсызлану кичереп. – Ләкин башкаларны талау, үтерү юлы белән түгел.

– Мин дә кешегә бармак белән чирткән адәм түгел, – дип ачылды, үзенең асылына кайтып төште Гәрәй Кодрачев. – Ул «төймәгә басып», «туксан тугыз процент» дигәннәрем – игътибар җәлеп итү өчен генә инде. Колагын үрә торгызырлык сүз әйтмәсәң, сине тыңламый бит ул урам кешесе.

Кояшлы язгы көн белән хозурланып, Уфа урамнары буйлап озак йөрде алар. Аяк астында берөзлексез юеш кар һәм язгы су чыпырдады. Чолгаулары юешләнеп, тәпиләре чыераганны да тоймадылар.

Йөри торгач, үзләре дә белешмичә биек яр читенә – Агыйделгә килеп чыгылган. Елга өстендә, каралып-зәңгәрләнеп, калын боз ята иде әле.

Гел көтмәгәндә кулларын югары күтәреп, сабыйларга хас бер рухлану белән кычкырып җибәрмәсенме шунда Гәрәй Кодрачев:

– А-гый-дел-кә-әй…

Бераздан елга аръягындагы әрәмәлекләрдән әйләнеп кайткан тонык кына кайтаваз ишетелде: «Агыйдел-кә-әй».

Мирсәет күңелендә дә җылы тойгылар уянды. Янәшәсендә басып торучы романтик җанлы яңа танышына сыйнфый дошманы итеп карамый иде инде ул. Җир йөзендәге тигезсезлек, җәбер-золымга нәфрәт һәм шул тигезсезлектән ничек чыгу юлын белмәү, күрмәү генә бәргәләнергә, бер яктан икенче якка ташланырга мәҗбүр итә икән бит аны. Ә чынлыкта гадәти бер кеше. Гаиләсе юк, дуслары юк. Аның үзе кебек үк япа-ялгыз. Теленә салынуы да анархистларныкы сыманрак килеп чыксын өчен генә икән.

– Беләсеңме, Мирсәет, – дип, аның беләгеннән кысып тотты шунда Кодрачев. – Агыйделкәй турысында безнең башкортларның гаҗәп тә моңлы җырлары бар бит. Тиле димәссеңме, шуларның берәрсен кычкырып-кычкырып җырлыйсым килә минем. Бөтен халкыма, Урал тау аръягынача ишетелерлек итеп.

– Тилергән икән, димәсләрме?..

– Дисәләр соң…

– Соң, җырла алай булгач… Безнең татар-башкорт халкы элек-электән бар моң-хәсрәтләрен Агыйделгә салып агызган.

Шулчак Гәрәй Кодрачев, быргы кычкыртырга җыенган быргычыдай, күкрәген тутырып киерелеп бер сулады да көчле калын тавыш белән җырлап җибәрде. Кыя тау өстенә менеп баскан бөркеттән һич аермасы юк. Булса да, ул кадәр моңлы тавыш кына булмас бөркетләрдә:

Агыйделкәй кайда, ай, тугайда,
Агыйделкәй кебек су кайда?
Агыйделкәйләрнең, ай, һавасы
Җанга рәхәт, тәнгә зур файда.

Җырның кушымтасын Мирсәет тә күтәреп алды. Алар, сүз берләшкән сыман, парлап җырларга керешкәннәр иде:

Йәмле Агыйдел буйлары ла
Бетерәдер хәсрәтле уйларны шул,
Бетерәдер хәсрәтле уйларны…

Шул мизгелдә читтән карап күзәтеп торсаң, боларны бүгенгәчә бер-берен күрмәгән-белмәгән кешеләр дип һич кенә дә әйтмәссең. Берсе – башкорт, икенчесе татар димәссең, гүя бер ана балалары, бергә уйнап, җырлап үскәннәр.

Агыйделкәйләрнең, ай, буенда
Сандугачлар сайрый муелда.
Идел суы эчкән ир-егетләр
Яман теләк йөртмәс уенда…

– Мирсәет, – дип, аның җилкәсенә кулын китереп салды Кодрачев. – Безнең татар-башкорт моңнан яралды микән әллә ул, Мирсәет?! Җырлыйсың… Ә үзе һич җырлаган кебек түгел, йөрәк җилкенә башлый, сагыш биләп ала, елыйсы да, шатланасы да килә бер үк вакытта… Синең дә шулай булганы бармы, ә, Мирсәет?..

Ихласлык биләп алган иде һәр икесен. Үз чиратында Мирсәет тә аңарга, күңеле тулган чакларында, үзенең ничек итеп бәрәңге бакчаларының ерак почмагына менеп карт тирәкләр шавына кушылып җырларга яратканлыгын сөйләде. Бераз җил дә исеп куйса, оркестрларың бер читтә торсын, үзләре көй биреп, үзләре күтәреп ала торган иде тирәкләр. Онытылып җырлыйсың бер рәхәтләнеп, ә тавышыңны һичкем ишетми – тирәкнең шундый хикмәте бар.

– Агыйделне боз каплаган, – дип әйтеп куйды Гәрәй Кодрачев, уйланып торган җиреннән. – Калын боз ята Агыйделкәйнең өстендә.

– Атна-ун көн дигәндә, ул бозлар шартлый, ярыла башлар. Агыйделкәй боздан арчылыр, – дип, әңгәмәдәшенең фикерен эләктереп алды Мирсәет.

– Агыйдел арчылыр арчылуын, ә безнең күңелләр арчылырмы боздан?

– Күңелләребез дә арчылыр, бәлки… Халкыбыз гына нишләр?.. Үзенең аңын еллар, гасырлар буе томалап торган боз катламын җилкәсеннән төшерергә сәләтлеме безнең халык?! Әнә ни борчый мине, Гәрәй агай…

– Дөресен әйтим, Мирсәет, мин өметемне өзгән… Кол булып яшәргә күнеккән безнең татар-башкорт халкы. Коткарыйм дип, үзенә сүз катсаң, ул сиңа сәерсенеп карый. Дошманыннан болайрак күрә башлый…

– Шулай да, Гәрәй агай, өметебезне өзәргә тиеш түгелдер без! – Үзе дә сизмәстән Мирсәет аңарга үз итеп «агай» дип дәшә башлады. – Нәрсәдер кылырга, халыкның боз астында иңрәп ятуына бер чик куярга иде бит.

Шул сәгатьтә алар дуслашырга һәм Уфада, татар-башкорт укытучыларыннан яшерен оешма төзеп, халыкны азат итү юлында бергә эш башларга дип ант итештеләр.

* * *

Килешү хәерле сәгатьтә булгандыр, күрәсең. Агыйдел боздан арчылып, атна-ун көн үтте дигәндә, алар оешып өлгергән иде инде. А. Богданов, З. Вәлиев, Ш. Уралбаев һәм Гәрәй белән Мирсәет. Шул биш ир-ат янына тагы ике мөгаллимә килеп кушылды – Халидә Байтурина белән Рауза Чанышева.

Оештыру киңәшмәсенә Мирсәетнең фатир хуҗалары, Дәүләт думасының 1 нче чакырылыш әгъзасы Белоусовның сараенда җыелдылар. Җитәкче итеп, бертавыштан тормыш тәҗрибәсе ягыннан аерылып торган, 1905 ел революциясен Петроградның үзендә каршылаган Гәрәй Кодрачевны сайладылар.

Иң элек яшерен оешманы ничек атау турында бәхәс куерып алды.