banner banner banner
Сират күпере / Мост над адом
Сират күпере / Мост над адом
Оценить:
 Рейтинг: 0

Сират күпере / Мост над адом

– Мин социалистлар булу ягында, – диде Кодрачев, дилбегәне үз кулына алып. Әмма шундук үзе өчен бик тә әһәмиятле тоелган төгәллек кертергә ашыкты: – Ләкин «анархический уклон» лы сугышчан социалистлар! Шәп яңгырый бит, ә?..

– Юк, иптәшләр, – дип, кайнарлыгы белән Гәрәйнең үзеннән дә арттырып җибәргән Вәлиев чәчрәп чыкты. – Миңа «анархия» дигәне ошап бетми, котылырга кирәк ул сүздән. Әйтик, татар социалистлары оешмасы дисәк телгә ятышлырак булыр түгелме?!

– Булмай, моңа мин разый булмаем, – дип, Уралбаев каршы төшә тегеңә. Арада иң яше булса да, шактый ук тешләк күренә ул да. – Нигә татар гына? Башкортларны да онытырга ярамай.

– Соң, алайса, татар-башкорт социалистларының сугышчан оешмасы дияргә кирәктер.

Тәкъдимнең монысын туташлардан Рауза Чанышева кертә. Ул Кодрачев белән янәшә утырган. Әллә нигә бер кулындагы кәгазь кисәгенә язгалап та куя. Бу аның беркетмә алып баруы булган икән.

Рауза Чанышева беренче күрүдә үк Мирсәетнең игътибарын җәлеп иткән иде. Гәүдәгә җыйнак кына булса да, бар җире килешле һәм сылу үзенең. Бигрәк тә елмайган чакта, йөзләре балкып, яктырып китә аның. Ә зур зәңгәр күзләре (ай, ул күзләр!) берөзлексез уйнап, якты нурлар сирпеп, үзләренә тартып тора. Куе кара чәчләрен, ул чактагы татар туташларыннан аермалы буларак, бер генә толымга үргән дә иңбашы аша күкрәгенә салган. Үзе әледән-әле, көязләнеп, шул толымын хәстәрләп-барлап тора. Шул кызның сылулыгы, шул кызның күзләреннән сибелгән зәңгәрсу яктылыктан әсәрләнеп, фикер алышуга да катнаша алмый иза чиккән чагы иде Мирсәетнең.

– Туташ дөрес әйтә. Мин әнә Рауза туташ тәкъдименә кушылам, – дип әйтеп ташлаганын абайламый да калды.

Аның хуплау сүзен Рауза туташ та игътибарсыз калдырмады. Күзләрен тутырып карап куйды ул Мирсәеткә һәм ирен читләреннән серле генә елмаю юллады.

Әмма революцион оешманың исеме тирәсендәге бәхәс башкалар өчен тәмамланмаган иде әле.

– Бик озын бит, иптәшләр, – диде Гәрәй Кодрачев. – Революцион оешмаларның атамасы кыска, әмма тирән мәгънәгә ия булырга тиешле. «Анархистлар» дигән сыман, колакны үрә торгызырлык.

Вәлиев өлгерлек күрсәтте:

– Соң, «Милли социалистлар» гына диик, алайса. Кыска да, мәгънәле дә.

Монысы инде Уралбаевны канәгатьләндерми, ул чәчрәп чыга:

– Мин разый булмаем, иптәшләр. «Милли» дигән сүз генә җитми… Башкортларны да онытырга ярамай.

– Татар дигән сүз дә юк бит, – дип, үзенең якташын тынычландырырга ашыга Кодрачев.

Теге риза түгел, аның үз туксаны – туксан:

– Булмай, мин барыбер разый түгел, Гәрәй агай. Милли дигәч, татарныкы гына булып аңлашыла ул. Башкортларны да онытырга ярамай…

Алай чәпчү кирәкмәгәнлеген Гәрәй Кодрачев үзе аңлаткачтын гына килешергә мәҗбүр булды Уралбаев.

Бу программа-максимум иде. Оешманың эшен программа-минимумнан башларга туры киләчәк. Шуңа күрә көн кадагында торучы ашыгыч чаралар да билгеләнде:

1) Татар һәм башкорт крестьяннары, эшчеләре һәм интеллигентлары арасында агитация эшен җәелдерергә.

2) Шәкертләр арасына үтеп керергә.

3) Өязләрдә оешманың ячейкаларын булдырырга.

Һәр эш өчен махсус җаваплы кешеләр билгеләнде. Мирсәет белән Уралбаев һәм тагы ике туташка шәкертләр вә татар-башкорт крестьяннары белән эшләү йөкләтелде.

Губерна түрәләренең болай да татар-башкорт авылларына революцион элементлар үтеп керүенә хәвефләнгән, кайбер ашыгыч чаралар күрергә керешкән еллары иде бу. Күп кенә авылларга миссионерлар курсын узган рус һәм керәшен татарлары җибәрелде. Укытучы сыйфатында җибәрелгән бу кешеләр урыннардагы хәлне күзәтеп-тикшереп торырга һәм берочтан руслаштыру политикасын үткәрергә тиешле булалар.

Сугышчан социалистларның интернациональ оешма әгъзалары кайда гына барып чыкмасын, аларның юлына әлеге дә баягы шул миссионерлар курсын узган укытучылар каршы төшә. Урыннардан килгән мәгълүматларга нигезләнеп, Уфада да эзәрлекләргә керештеләр үзләрен.

Июнь ахырларында Гәрәй Кодрачевның чакыруы буенча ашыгыч киңәшмәгә җыйналдылар. Шәһәрдә түгел, конспирация максатларында Агыйдел аръягындагы әрәмәлектә урнашкан нәни генә аланлыкта очраштылар. Оешма бу вакытта байтак кына яңа әгъзалар белән тулыландырылган иде инде.

Мирсәет белән Рауза Чанышева, бүтәннәрдән яшереп кенә, бер-берсенең кулларын тотышып утырдылар. Эстәрлетамак өязенә барган җирдән якыннан танышып һәм табышып, югалтмаска вәгъдәләр бирешеп кайткан мәлләре генә иде әле. Йөрәкләрнең, яшьлек хисләреннән исереп, күкрәк читлегенә сыеша алмый талпынган чагы…

Кодрачев аягүрә торып басты һәм, гадәтенчә гимнастёрка якасын бушата төшеп, ялкынлы сүз башлады.

– Революция язмышы авыр хәлдә, иптәшләр. Патша агентурасы көн-төн даими эзәрлекләргә кереште үзебезне. – Шулай, югарыдан торып, масштабны күп мәртәбәләр арттырып, вакыйгаларны куерта төшеп, пафос белән сөйләргә ярата торган иде ул. – Әмма без моңарга карап революцион эшебезне туктатырга тиешлеме?! Патша куштаннарыннан, полицайлардан өркеп идән астына качышкан тычканнар сыман посып утырырга тиешлеме без?! Юк, без сездән түгел, сез бездән өркерсез, әфәнделәр!..

Аланда тыңлап утыручылар тетрәнеп китә шунда, ни дияргә белми, бер-берләренә каранып куялар… «Әфәнделәр» дигәнен махсус Агыйдел аръягында калган Уфага таба кулын ишарәләп әйтте ул. Тыныч кына тыңлау мөмкин түгел Гәрәй Кодрачевны. Үзәккә үткәзеп сөйли.

Ул, аерым туктап, иң элек Уфа түрәләрен тетеп салды, аннан Петроградтагы патшаны чак тәхетеннән бәреп төшермәде. Бөтендөнья империалистларына аеруча каты эләкте. Ялкынлы чыгышын тәмамлаганда, үзенең дә яңаклары һәм колаклары гына түгел, күзләренә кадәр ут булып яна иде инде. Сүзен тәмам иткәч тә әле, уң кулын баш очында берничә кат бутап торды Кодрачев.

Бусы киңәшмәнең гадәттәгечә беренче өлеше булды. Әлегә көн тәртибе буенча фикер алышу булганы юк. Кодрачев кына сөйли, ул сөйләгәч, һәммәсе ачык, бәхәскә урын калмый.

Икенче мәсьәлә – оешма алдында торган бурычлар. Анысы өчен Мирсәет җаваплы. Ул, урыныннан торып, өязләрдәге хәл белән таныштырды. Татар һәм башкорт авылларына җибәрелгән миссионерларның нинди чаралар күреп, кай масштабларда эш җәелдерүен анализлап үтте. Халык массалары белән элемтә урнаштыруның көннән-көн кыенлаша баруы хакында сөйләде.

Аның сөйләп бетергәнлеген көтеп тормады Кодрачев, сорау белән бүлдерде. Ай-һай мавыгучан да кеше соң үзе! Һич кенә дә әрәмәлектә сөйләшеп утыралар димәссең, зур сарайларда уза торган Дәүләт думасыннан һич кайтыш түгелдер. Гәрәй Кодрачев уйнамый иде; кыланып та түгел, чын-чынлап шулай тиеш санап, инанып, рольгә кереп башкара иде ул һәр эшне.

– Иптәш Солтангалиев, – дип мөрәҗәгать итте ул аңарга, – шундый ситуациядә сез ни эшләргә тәкъдим итәсез?

– Киңәшергә кирәк, – диде Мирсәет һәм Раузага күз төшереп алды.

Рауза аңар, ихтыярсыздан елмая төшеп, ым кагып куйды. Йә, Мирсәет, күрсәт әле үзеңне, берәүдән дә ким түгеллегеңне исбат ит. Юкка гынамы мин шулкадәр ир-егет арасыннан сине сайлап алдым… Акла шул ышанычымны, дия иде сыман ул. Башкаларның да Раузага сүз катасы, шундый яшь, ут өермәседәй уйнап торган чибәр туташ белән аралашасы, дуслашасы килеп йөргәнлеген тоя, сизә иде ич Мирсәет. Бер мизгел эчендә шундый уйлар узып өлгерде аның башыннан.

Үч иткәндәй, Кодрачев ашыктыра тагы, аның мин-минлегендә уйный:

– Нәрсә, иптәш Солтангалиев, берни дә тәкъдим итә алмыйсызмы?

– Авыл халкына мөрәҗәгать кабул итәргә кирәк. Шул мөрәҗәгатьтә әлеге «денсез укытучы» ларның чын йөзен ачарга һәм авылдан сөрдерергә үзләрен.

Бермәл тынлык урнашып алды, һәммәсе уйга бирелеп җитдиләнеп калды.

– Шәп ич, шәп фикер, апаем, – дип, моңарчы тавыш-тынсыз утырган Уралбаев аваз салды иң элек. – Башкорт авылларына да җибәрәбез хатны. Ул ялагай мөртәтләрнең һәммәсен кудыртырга кирәк авылдан.

Мирсәетнең тәкъдиме бертавыштан кабул ителде. Урынына барып утыргач, Рауза, сизелер-сизелмәс кенә, аның иңсәсенә сыенып куйды, яратып, иркәләп, зәңгәр күзләрен сирпеп алды. «Мин сиңа ышанган идем. Син ышанычымны акладың», – дип әйтергә теләве иде бу аның.

Вәлиев белән Богданов атна-ун көн дигәндә листовкалар бастырып өлгерттеләр. Мөрәҗәгатьне Мирсәет белән Кодрачев язган иде. Татар һәм башкорт мужикларының колагын торгызырдай булсын дип яздылар. Тагы да шулай дәвам итсә, мәктәпләрдә балаларыгызны чукындыра башлаячаклар дип куркытып яздылар.

Мөрәҗәгать басылган листовкалар, конвертларга тыгылып, хат рәвешендә авыл мөгаллимнәренә, муллаларга таратылды.

Нәтиҗә көтелгәннән күп мәртәбәләр шәп килеп чыкты. Уфа губернасының төрле өязләрендә дистәләгән-йөзләгән татар һәм башкорт авылларында бер-бер артлы бунтлар күтәрелде, халык чуалышлары башланды. Оешып алган мужиклар, яше-карты патша куштаннарын авылдан сөреп чыгарырга кереште. Ул көннәрдә шушы хактагы хәбәрләр Уфа, Оренбург һәм Казан гәҗитләрендә тулып торды. Чуалышларның кайтавазы Мәскәү һәм Петербургка да барып җитте.

Уфадагы инспекторлар куылган «укытучылар» урынына яңаларын җибәреп карый. Бер оешып алган авыл халкы боларын инде бөтенләй якын җибәрми, кире куа. Жандармнар озата килсә, ата-ана мәктәпкә балаларын җибәрми.

Икенче бер листовкада, авыл халкының диндарлыгыннан файдаланып, хөкүмәт түрәләрен «Коръән» не бозып нәшер кылуда гаепләделәр. Ә өченче юлы татар-башкорт солдатларын патшага хезмәт итүдән баш тартырга, коралларын ташлап, авылларына әйләнеп кайтырга өндәделәр. Эстәрлетамак, Бөре һәм Бәләбәйдә солдатлар баш күтәрүгә кадәр барып җитте. Ахыры хәерле булмады, кызганычка каршы, Эстәрлетамактагы чуалышлар вакытында берничә татар солдаты атып үтерелде.

Тора-бара рухы белән анархистлыкка йөз тоткан бу оешманың бүлекчәләре байтак өязләрдә тамыр җибәрде. Шәкертләр, авыл яшьләре күтәреп алды аны.

Әмма Беренче бөтендөнья сугышы, башланып, эшне ярты юлда өзеп калдырды. Гәрәй Кодрачевны сугышка озаталар. Аның артыннан ук Вәлиев һәм Уралбаев хәрби хезмәткә алына. Богданов, кулына корал тотудан баш тартып, Урал тауларына кача. Мирсәетне исә, урыс теле укытуын искә алып, мәҗбүри рәвештә авыл мәгарифен «алга җибәрергә» юллыйлар.