banner banner banner
Сират күпере / Мост над адом
Сират күпере / Мост над адом
Оценить:
 Рейтинг: 0

Сират күпере / Мост над адом

Бу исем ул заманда Мирсәет өчен һичнәрсә турында сөйләми иде, әлбәттә. Әмма, сүз сөрешеннән чыгып гөман кылганда, теге егет үзен бер дә төшеп калганнардан дип санамый, бәясен белә. Минем белән иртәме-соңмы хисаплашырга туры килмәгәе дип әйтергә теләвеме… «Әфәнде» дигәнне дә ошатты булса кирәк, кечкенә гәүдәле кешеләрнең һәрчак зур буласы, дәрәҗәле күренәсе килә бит. «Мин нинди әфәнде булыйм сиңа, егерме яшькә җитмәс борын әфәнде булалармыни», – димәде ич әнә. «Әфәнде» сары май булып ятты күңеленә.

Шулай да башка сыймый, аңлашылып бетми торган нәрсә бар монда. Күрешкәнебез юк, ди үзе, ә Мирсәет белән күптәнге танышлар кебек исәнләште. Исемен әйтүен әйтмәде, әмма чит-ят кеше белән очрашканда шул рәвешле җылы елмаю мөмкин түгел. Әллә башын тилегә саламы, кем очраса шуңа бәйләнеп йөрүче генәме?.. Андыйга да охшамаган тагы үзе.

– Исәнмесез, Зәки әфәнде, – дип, тегенең байтактан сузылып торган кулына җавап бирми чарасы калмады. – Мин үзем Мирсәет Солтангалиев булам. Татар укытучылар мәктәбендә укыйм.

– Беләм… Ник белмәскә, – дип элеп алды егет. Бер дә үзенә күрә түгел, талчыбыгыдай нечкә, муенсыз-нисез кәрлә генә булса да, кая ул тик тору, баскан җирендә ут уйната. Кочаклап ук алды аны. – Мирсәет Солтангалиевне дә белмәскә… Беләм, белмиләр димени. Татарская учительская школада укучы дуслар күп минем. Күргәнем дә бар үзеңне. «Шәрык клубы» сәхнәсендә чыгыш ясау теләсә кемгә тәти торган бәхет түгел ул.

Шундук көлеп тә җибәрде тагы үзе. Әллә уйный, әллә чынлап сөйли, аңламассың… Ә инде күргән, ишеткән булуы хак икән анысы.

Мирсәетнең ни дияргә, нәрсә сораштырырга белми баруы иде, Зәки Вәлиди янә үзе эләктереп алды сүзне:

– Ялгышмасам, син ул чакта башкортлар турында хикәя укыган идең кебек…

– Әйе.

– Карале, үзең дә әллә шул якларданмы соң син?

Соравын тәмамлаганчы ук, яңа танышы Мирсәетнең каршысына чыгып басты. Ни дияр ул, җавап нинди булыр…

– Кырмыскалыдан мин… Уфаның аръягыннан… Ишеткәнең бармы?

– Бәй, – дип, шапылдатып сугып алды ул Мирсәетнең иңсәсенә. – Кырмыскалыны да белмәскә. Якташлар икәнбез ич! Менә сиңа мә… Мин дә Эстәрлетамак өязеннән ич. Көзән дигән татар авылыннан… Көзәннән…

Мирсәеткә дә күңелле һәм рәхәт булып китте. Ерак бер шәһәрдә үз якташыңны очрату якын туганың белән күрешеп сөйләшүгә тиң бит ул.

– Уйламаган идем… Якташлар булып чыкканбыз шул, якташлар…

Үз-үзләрен белешмичә, бер-беренең җилкәсенә кулларын салып, кочаклашып атлый башлаган иде инде алар.

Куанычлары күңелләренә сыймый, читтән карап торсаң, нәкъ сабыйлар. Әле йөгереп-уйнап киткәндәй булалар, шунда ук шып тукталып, кара-каршы басып гәпләшергә дә керешәләр.

– Үзең ни эшләр бетерәсең Казанда, нинди язмышлар белән килеп чыктың? – дип сорады Мирсәет, бераз соңара төшеп.

Җитдиләнеп калды Зәки Вәлиди һәм уң кулының чәнти бармагын чигә тирәсендә болгый-болгый аңлатырга кереште.

– Казан – гыйлем мәркәзе. Бу заманда «син нигә Казанга килдең?» дип түгел, «син нигә Казанда түгел әле?» дип сорау хәерлерәктер… Чөнки Казан – бөтен төрек кавеменең гыйлем, мәдәният үзәге. Беренчесе Истанбул булса, икенчесе – Казан. Ә без – татарлар өчен исә монда килү газиз әнкәң янына кайту кеби бер зарури шәйдер!.. «Мондадыр безнең бабайлар, түрләре-почмаклары, мондадыр безнең кавемнең гүрләре-оҗмахлары», – дип язган әнә Тукай да… Гаҗәп бит ул безнең халык, аның шундый зур талант ияләре, олы тарихы бар, киләчәге дә булыр, иншалла…

Хәйран калып тыңлады Мирсәет Зәки атлы бу яңа танышын. Әнә ничек яратып, үз итеп сөйли бит татар һәм Казан турында. Нәкъ ул уйлаганча, гүя аның авызыннан алып сөйли. Юк, әле бая үзе килеп күрешкәндәгедәй кыска буйлы көзге чебеш булып түгел, һәр әйткән сүзе, җөмләсе саен зурая, сөйкемлерәк була бара кебек иде ул аның каршысында. Язмыш бүген аны очраклы бер адәм белән түгел, гаять кызыклы зат белән очраштырды. Чынлап та, «әфәнде» дип дәшеп һич ялгышмаган лабаса ул.

– Сез, Зәки әфәнде, шулай да кем?.. – дип, янә соравын кабатлады Мирсәет. – Бер-бер галим кеше дисәм, яшь күренәсез… Укыйсызмы, эшлисезме дигәндәй…

– Бәй, әйтмәдеммени соң әле, – дип, янә ихлас елмаеп куйды Зәки Вәлиди. – Мин, ни… Касыймиядә, Күл буе мәдрәсәсен тәмамлап киләм инде.

– Галләм хәзрәт мәдрәсәсендәме?..

Сорау урынсыз чыкты, әлбәттә. Ләкин гаҗәпсенми дә мөмкин түгел, чөнки Күл буе мәдрәсәсе ул елларда кадимлеге белән аерылып тора иде.

Укытучылар мәктәбендә укыган якташының тел төбен аңламады түгел – Зәки зиһенле егет иде. Әмма ул хакта артык сүз куертып торуны кирәк санамады.

– Мәдрәсә ул болай гына, – дип, кул селтәгәндәй итте егет. – Мин күбрәк университет китапханәсендә эшлим. – Әле дә шунда китеп барышым иде.

Менә кайда тупланган ул гыйлем чишмәсе!

Ишеткәне генә түгел, ул китапханәдә булырга да туры килгән иде Мирсәеткә. Зәки Вәлиди исә, шунда берничә ел дәвамында даими йөреп, төрек-татар тарихына караган дистәләгән китап һәм кулъязмаларны укып-күчереп чыккан икән.

– Киттек минем белән, – дип, кинәт кенә тәкъдим итте ул Мирсәеткә. – Үзеңне иллә дә бер укымышлы зат белән таныштырам.

– Кем ул?

– Улмы… – дип, махсус суза төшеп, көттерүеннән тәм тапты Зәки Вәлиди. – Һади Атласи дигән кеше хакында ишеткәнең бармы?

– Һади Атласи… Теге, Казан ханлыгы һәм Сөембикә турында китаплар язучымы?

– Үзе! – дип, эре генә кистерде Зәки, менә мин кем белән таныш дигәндәй. – Үзе мулла, үзе галим, үзе Сабантуй батыры, беләсең килсә… Көрәшче! Бар ул безнең милләттә дә кешеләр!

Соңгысы яңалык иде Мирсәет өчен.

– Һади Атласи сабан туенда көрәшеп йөрмәс инде… Мулла һәм галим башы белән көрәшеп йөрмәс.

– Улмы? – дип кабынып китте Вәлиди. Бәхәсләшергә җай гына чыксын, сүз көрәштерергә ярата иде, күрәсең. – Син бернәрсә белмисең икән бит, малай. Һади абый мәйданга килеп керсәме… Ул мәйданга килеп керсә, көрәшер кеше табылмый икән үзенә. «Сарыкны алсын, барыбер аныкы була инде», – дип кенә әйтәләр икән. Көрәшү файдасыз аның белән, шул бер билеңне кызганмасаң гына инде…

– Арттырасың булыр, көрәшми генә сарык бирәләрме инде…

Күзләрен түгәрәкләндереп, иреннәрен бөреп-бөреп, Аллага ялваргандай уч төпләрен күккә чөеп аңлатты Зәки Вәлиди. Ул сөйләгәннәрнең яртысы гына хак булса да, Һади Атласи чын пәһлеван зат булып чыга инде.

– Менә ипидер, малай, синең кадәр, ким дигәндә, бер өч бар инде, – дип, тәгаенләп куйды соңыннан.

Мирсәет тә алдын-артын уйламастан әйтеп салмасынмы шунда:

– Минем кадәр өч булгач, ул, Зәки әфәнде, синең тикле биш кеше дигән сүздер инде, ә?!

Чагыштыру Вәлидигә ошап бетмәде, әлбәттә. Әмма ул сер бирмәде, җайлы-җайсыз әйтелгән сүзне йотып кына куйды. Мирсәетнең вакыты бераз бар иде әле, университет тавыннан җәт-җәт атлап, йөгереп диярлек Һади Атласи белән күрешергә менеп китте ике якташ.

Зәки Вәлидинең Һади Атласи янына атлыгып торуы юкка гына түгел, моның үз хикмәте бар икән. Университетның китапханәсенә түгел, ишегалдына да кертмәделәр тегеләрне – студентларга гына рөхсәт икән. Себерке тоткан бер агай капкага да якын җибәрмәде үзләрен. Зәкинең дә рөхсәт кәгазе юк икән. Ул кемгә эләкте шуңа ияреп керә алса гына актара икән төрек-татар тарихын. Бу юлы исә Әлмәттән килеп чыккан Һади Атласига ияреп керү турында килешкән. Университет каршындагы бакчада очрашырга тиешләр икән.

Ике якташ бакчадагы агач эскәмиягә утырып гәпләшеп алырга да өлгерделәр. Мирсәеткә унҗиде яшь, Зәкигә исә унтугыз. Билгеле инде, өлкәнрәк кеше сүз башлый андый чакта.

– Вәт, малай, – диде Зәки, бер киерелеп алгач. – Безнең замана килеп җитә бит, ә!.. Элгәре менә бу бакчаның капкаларына беләсеңме нинди язу эленгән булган?

– Белмим шул, – дип, башын чайкады Мирсәет. Әңгәмәдәшенең ни әйтергә теләвен аңламаган иде әле ул.

– «Этләргә һәм татарларга керү тыела» дигән язу эленеп торган… Ә хәзер менә, без синең белән, дөнья читендәге Уфаның да аръягыннан килеп, шул бакчада ботны ботка атландырып утырабыз. – Өлкәннәр сыман килештереп, шул мәлдә ботын ботка атландырып куйды Зәки. – Син хикәяләр язасың, граф Толстойның үзен тәрҗемә итәсең. Ә мин… – ничегрәк әйтергә икән дип, бераз уйга бирелеп торды да саллы гына әйтеп куйды: – Төрек-татар кавеменең тарихын язам. Шиһабетдин Мәрҗани үк булмасак та, Риза Фәхретдин вә Һади Атласилардан калышмаска исәп. Авылга кайтып сөйләсәң, кем дә ышанмас иде, ә, Мирсәет?!

Абайламый калганнар: аларның каршысына пәһлевандай ир-ат килеп баскан икән. Күтәрелеп караса, кояш тотылдымы әллә дип куркып китте Мирсәет. Бу тикле дә гәүдәле, киң җилкәле кеше булыр икән. Куллары көрәк сыман, җилкәләре – стена. Төз юан муен өстендә кеше затында сирәк очрый торган зур озынча баш. Кыска калдырып алынган чем-кара чәч астында ындыр табагыдай маңгай. Күзләре җитди, карашы сихерле. Шундый ук шомырт кара сакал һәм мыек астыннан калын иреннәр ялтырап күренеп тора.

– Әссәламегаләйкем, егетләр, – дип сәлам бирде ул.

– Вәгаләйкемәссәлам, – дип җавап кайтарды якташлар.