banner banner banner
Сират күпере / Мост над адом
Сират күпере / Мост над адом
Оценить:
 Рейтинг: 0

Сират күпере / Мост над адом

Мирсәет көтелмәгән бу очрашудан тәмам югалып калган иде. Зәкигә дә уңайсыз булып китте, әмма ул сер бирмәде. Беренче булып Һади Атласига кулын сузды. Шул мәлдә ике тарихчының күрешкәнен карап торган Мирсәетнең хәтеренә, келт итеп, баягы сөйләшүләре килеп төште: «Ай-һай, – дип уйлап куйды ул үзалдына, – биш кенә мәртәбә булыр микән боларның аермасы!»

– Ә бу асыл егет кем була инде? – дип, Һади Атласи Мирсәеткә кулын сузды. Зәки өлгеррәк булып чыкты, аның өчен ул җавап кайтарды:

– Мирсәет Солтангалиев. Минем якташым. Укытучылар мәктәбендә укый.

– Син дә тарих өйрәнәсеңме?

Бу юлы инде Мирсәет үзе дәште. Әмма уңайсызлануы, кыюсызлыгы һаман басылмады.

– Юк, Һади әфәнде, мин тарихчы түгел. Татар балаларына урыс теле укытырга җыенам.

– Яхшы, – дип, шундук хуплап та куйды Атласи, егетнең күңелен күрергә теләве булгандыр. – Урыс телен дә белү бик лазем. Тел белгән – күпне күргән, күпне белгән, диләр. Мактаулы эш белән мәшгуль икәнсең.

Зәки Вәлиди шунда Атласиның биле артыннан аңарга дусларча күз кысып куйды, янәсе, күрдеңме, кем белән таныштырдым үзеңне!

– Ул граф Толстой хикәяләрен дә тәрҗемә итә әле, – дип өстәде аннан.

– Яхшы, – дигән хуплау тапты Мирсәетнең бу шөгыле дә. Аннары Атласи: – Ниләр укыйсың, нәрсәләр өйрәнәсең тагын? – дип кызыксына калды.

– Француз һәм немец социалистларын өйрәнәм. Плеханов һәм Бакуниннарны… – дип әйтеп салмасынмы шунда. Мактанасы, ким-хур булып күренәсе килмәгәнгә шулай ачылды бугай ул. Сүзләре авызыннан чыккач кына мавыгып киткәнлеген аңлады.

– Һәммәсен өйрәнү ярый, – диде Һади Атласи, теләр-теләмәс кенә. – Әмма мавыгуың сырхауга әверелмәсен.

– Социализм – кешелекнең киләчәге, Һади әфәнде. Бәхетле җәмгыятьне башкача төзү мөмкин түгел.

– Кара аны, каш ясыйм дип, күз чыгарма тагы.

Һади абыйсы да нәкъ аның әтисе сүзләрен сөйли түгелме соң? Җавап бирергә ашыкты Мирсәет:

– Халкымның бәхете бары тик шул юлда дип беләм.

Атласи бераз уйга калып торды, хупламады да, башка бер-бер бәя бирүне дә кирәк тапмады.

– Кызык. Кара әле син аны, әкәмәт егет икәнсең бит син дә… – дип кенә чикләнде. – Әйдә, безнең белән китапханәгә керәсеңме соң? Теләгең булса – рәхим ит.

Мирсәетнең барасы җире бар, болай да тоткарлана иде инде. Гафу үтенеп, ашыкканлыгын әйтте.

– Сер булмаса әйт әле кая барасың? – дип, үз итеп сорады Атласи.

– Сер түгел, нинди сер булсын. Мин урыс теленнән дәресләр бирәм, хәзрәт Шиһап әфәнде Әхмеровларны беләсездер?..

– Белмичә… Бик яхшы беләм, – дип җанланып китте Һади Атласи. – Нәширләрне белү һәм хөрмәт итү кирәк.

– Шиһап агайларда тәрбияләнүче Салих атлы малайны урысчага өйрәтәм мин, Салих Сәйдәшевне.

– Ә-ә, теге нәни музыкантнымыни? – дип, тәмам җанланып китте ул. – Әлеге зәңгәр күзле малайны… Өйрәт, өйрәт. Урысчасын белмим, әмма бер-бер хикмәт чыгуы бар ул малайдан. Ун яшьлек малай, ә үзе менә дигән итеп гармунда уйный бит, ә?..

Белмәгәне юк икән бу Һади әфәнденең… Хәтерләп калырга тырышып, тагы бер кат аның йөзенә күтәрелеп карады Мирсәет һәм, үзенә китәргә вакыт икәнлеген искәртеп, трамвай тукталышына йөгерде. Соңарып йөрү килешми берәүгә дә, ә укытучы кеше хакында әйтеп торасы түгел инде.

– Юлларың уң булсын, – дип, дәү кулы белән аркасыннан кагып озатып калды аны Һади Атласи.

Бераздан якташы Зәки Вәлидинең дә көчәнеп кычкырган авазы куып җитте:

– Мирсәет… Без әле очрашырбыз…

III

1911 елның көзе. Татар укытучылар мәктәбен тәмамлап, Уфа губернасына әйләнеп кайткан Мирсәет Солтангалиев мөгаллимлек итәргә керешә. Укытучыларга ихтыяҗ зур, аеруча авыл укытучыларына. Ә инде татар авылында урыс теле укыту өчен, гомумән, белгечләр юк замана. Яңа Атҗитәр һәм Иске Атҗитәр исемле ике авыл арасында йөреп берьюлы ике мәктәптә эшләргә мәҗбүр була ул. Ә җәйләрен Уфада губерна земствосының мөселман мәктәпләре буенча тикшерүче вазифасын башкара. Аны, гомумән, бөтенләйгә шул эшендә генә калдырырга телиләр. Ләкин ул заманнарда мәгариф өлкәсендә һәркем өчен бер дәрәҗәдә катгый тәртип булган. Дәүләт исәбенә стипендия алып укыгансың икән, рәхим ит – үз белдегең белән күчеп йөрмә, дәүләт кая билгеләсә, шунда эшләргә тиешсең. Инде бик үҗәтләнәсең икән, ихтыярың, 600 тәңкәңне чыгарып түлә дә – укытучылар мәктәбендә, стипендияле һәр укучыны укытып чыгару өчен, шуның кадәр чыгым тотыла икән – дүрт ягың кыйбла. Патша заманы югыйсә, ә тәртип булган!..

Тагы күпмедер вакыттан Мирсәетне Оренбург губерна земствосы каршындагы Халык мәгарифе бүлегенә дә мөдир итеп чакырып карыйлар. Тәкъдиме шәп тә бит, әмма китәргә ярамый. Шул рәвешле, Солтангалиев, тагын бер ел Эстәрлетамак өязендә калып, авыл балаларын урыс теленә һәм урыс әдәбиятына өйрәтергә тиеш була.

Кушылганны үтәп, тиешлене генә эшләп йөргән булса, әлбәттә, Мирсәет – Мирсәет булмас иде. Халык мәгарифе өлкәсендәге вазифаларын җиренә җиткереп бару белән бергә, ул үзенең аң-белемен һәм теоретик әзерлеген күтәрү өстендә дә өзлексез, армый-талмый эшләвен дәвам иттерә. Артык зур булмаса да, революцион көрәшкә юнәлеш тоткан шәхси китапханәсе дә барлыкка килә. Анда П. Коган, Кропоткин һәм Каутский кебек байтак кына авторларның хезмәтләре тупланган була. К. Маркс, Ф. Энгельс, Ленин һәм Плехановларның исемнәре генә түгел, байтак хезмәтләре дә мәгълүм инде аңа хәзер. Шул ук вакытта, үзенең тәҗрибәсе, уй-фикерләре белән уртаклашырга ашкынып, Уфа, Оренбург, Казан, Петроград һәм Мәскәү калаларында чыгып килгән дистәләгән татар гәҗит-журналларына мәкаләләр, хикәя һәм шигырьләр юллый. Аларның күбесе, шул чордагы модага ияреп булса кирәк, псевдоним белән чыга. Үзенең урысчасы шактый ук камил булгангадыр, бер үк вакытта урысча да актив яза Мирсәет. «Уфимский вестник» та, Мәскәүдә чыккан «Народный учитель» газетасында «Сухой», «Он», «Кармаскалинец», «Сын народа» һәм «Учитель-татарин» псевдонимнары астында дистәләгән актуаль мәкалә һәм фельетоннар белән чыгыш ясый. Үз хикәяләрен үзе үк урысчага тәрҗемә итеп, Петроградтагы «Мусульманская газета» да «Көлкебаш» псевдонимы белән даими басылып килә.

Казан белән дә элемтәсе өзелми аның. Әле соңгы араларда гына Фатих Әмирханнан хат алды. Бу әдипне ул 1907 еллардан ук күреп-аралашып белә. Аның киңәше белән Мирсәет, – үз вакытында Л. Толстойга хат язып, тәрҗемә кылуга графның үзеннән хәер-фатиха алган кеше.

Ф. Әмирхан белән дә аларны әдәби бәйләнешләр якынайтты. Аның «Татар кызы» һәм «Кадерле минутлар» ын иң элек урысчага күчерүче Мирсәет Солтангалиев икәнлеге мәгълүм.

«Архангельскида сөргендә булган мәшһүр Гаяз әфәнде Исхакыйдан мәктүп алдым, – дип язган иде Ф. Әмирхан әлеге хатында. – Яңа тәрҗемәләр җибәрүемне үтенгән. Максим Горький Исхакый әфәндедән татар хикәяләрен ашыктыра икән. «Габделбасыйр гыйшкы» дигән бер әсәремне синең тәрҗемәдә күрергә теләр идем. Фатих Әмирхан».

Хат эченә автор кулъязмасындагы хикәя дә салынган иде.

Ә шулай да җанында тынгылык юк Мирсәетнең, аңа һәрчак нидер җитми. Кышкы буада калын боз астында калып, һавасызлыктан бәргәләнгән балык халәтендә хис итә ул үзен. Салкын, озын кичләрдә, аягына киез итек, башына бүрек элеп, тын бакчага чыга да абзар читенә терәлеп зәңгәр күккә, анда чекрәешеп янган йолдызларга озаклап текәлеп карап тора…

Галәм нинди зур… Табигать никадәрле камил. Шул галәм, шул табигать кочагында яшәүче кешелек җәмгыяте һәм кешеләр үзләре дә нигә шул дәрәҗәдә үк камил түгел икән?! Югыйсә гомер дигәннәре берәүгә дә ике бирелми һәм мәңгелек тә түгел. Уйлый калсаң, шундый кыска бит ул кеше гомере! Тизрәк үсәсең, олыгаясың килә. Олыгаеп җитәргә өлгермисең, ул арада гомер йомгагың түбәнгә таба тәгәрәргә керешкән була. Шул санаулы еллардан гына торган гомернең дә кадерен белми бит ул кеше дигәнең. Туганда ук елый-елый туа һәм гомере буе нәрсәдәндер канәгать түгел, һаман нидер җитми аңарга. Теләгәненә ирешкән очракта да, үзенә күрә бер-бер дошман яисә борчу уйлап таба, йә туганы белән нәрсәнедер бүлешә алмый, йә булмаса күршесе белән. Ә инде кайчандыр үз ихтыярлары белән бер-берен сайлап алган ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр турында ни әйтәсең?! Гомерләре буе нидер бүлешәләр, бер-беренә нәрсәнедер исбат итәргә тырышалар…

Ни сәбәпле, нәрсәдән шулай килеп чыга бу? Югыйсә дөньяның матурлыгына хозурланып яшәр өчен генә яратылган түгелме соң кеше дигәнең? Сулыйм дисә – һавасы нинди, эчим дисә, челтерәп чишмәләре агып ята. Кара туфракка ни төртсәң, шул тишелеп чыга. Эшлә, уңышын җыеп ал, рәхәтләнеп яшә…

Ерак йолдызлар яктылыгыннан, бакчадагы көрт өстендә җемелдәшкән кар бөртекләренең аклыгыннан күзләр камашырлык… Акрын гына исеп куйган җил, каралты-кура түбәсендә яткан карны каз канаты белән сыпырып кына алгандай, нәни йолдызчыклар сибә. Нинди сафлык, салкын бер рәхәтлек… Ул күзләрен йома, кызыша башлаган колак яфракларын уч төпләре белән каплый… Кинәт, төнге тынлыкны ярып, тирән сагыш-моң, сүз белән әйтеп аңлату мөмкин булмаган җан сыкравы, кайгы авазлары ишетелә башлый кебек. Авылда гына түгел, бөтен илдә, бар галәмдә яңгырап тора сыман шул сыкрау авазлары. Урман тарафыннан, сузып-сузып, бүре улаганы ишетелеп куя. Сарайда атлар пошкырынып ала, сарыклар тыңгысызлана, этләр дәррәү өрергә керешә. Сагаебрак тыңлый калсаң, җил дә елаган авазлар чыгара икән бит. Өй каршында утырган ак каеннар сыкрый, әнә бакча артындагы йөз яшьлек тупылларның иңрәү тавышы…

Табигатьтәге бу шом һәм сыкрау авазлары бер дә юкка гына түгел. Кешеләр күңелендә дә тынгылык, иминлек юк ич бүгенге көндә дигән уй биләп алды Мирсәетне. Өйләренә бикләнеп ялгыз аналар елый. Түшәкләренә капланып, кызлар балавыз сыга. Мендәрләрен кочаклап, ирләр бәргәләнә. Саташып уянган сабыйларның ачыргаланып кычкыруы ишетелә… Кемнәрдер шушы мизгелдә, ыңгыраша-ыңгыраша, үрмәли-мүкәли, шахтадан күмер чыгара булса кирәк. Берәүнең ягарга утыны беткән, икенчесенең таң белән торуга балаларына куярга бер тәгам ризыгы юк…

Татар авылларына гына хас нәрсә түгел бу. Рус һәм башкорт авылларында да байтак булырга туры килде аңа. Чуваш һәм арларның да ничек яшәгәнен күрде, һәммәсенең язмышы уртак. Тел һәм гореф-гадәтләр генә бүтән…

Тоташ борчу, тоташ кайгы һәм сыкрау бу дөньяда. Ничек шул сыкраулардан арындырырга соң кешелекне?.. Туңганнарын – җылытырга, ачларын – туйдырырга, рәнҗетелгәнне— юатырга, кыерсытылганны – якларга… Ничек итеп ярдәм итәргә үзләренә? Ни чаралар күреп бәхетле итәргә һәммә кешеләрне… Юлын, әмәлен белсәң иде икән! Шундый көчкә, тылсымлы гайрәткә ия булса идең икән ул!

Берәүгә дә ярдәм итә алмый Мирсәет. Хәтта укып белем алган, буй җиткергән унтугыз яшьлек егетнең үзен карап үстергән, тәрбияләгән әти-әнисе, энеләре һәм сеңелләренә ярдәм итәргә дә мөмкинлеге булмасын әле… Шул чарасызлыктан изаланып, үзенең көчсезлеген тоеп бәргәләнә иде йөрәк. Ике як яңагын яндырып, күзләреннән яшь тамчылары йөгереште аның. Үзенең елый башлаганын сизгәч тә, берни эшли алмады. Берәүдән дә качасы, яшерәсе юк. Башын артка ташлап, карашын йолдызлы зәңгәр күккә төбәп елады ул. Елады да елады… Гомерендә һичкайчан шулкадәрле онытылып, туарылып елаганы булмагандыр аның башка.

Шул ук елны, әти-әнисе янына кунакка кайткач, ишегалдында утын ярган чакта, хикмәтле бер ачыш ясады ул. Бил язып алган арада, янәшәдә койма аша гына яшәгән күршеләренең ихатасына таба карап тора иде, болдырга, мышык-мышык борынын тартып, җиде-сигез яшьлек малай килеп чыкты. Мирсәет аңардан сорап куйды:

– Күрше… Күрше, дим, нәрсә булды, ни өчен орыштылар үзеңне?

Теге малай җиң очы белән җылык кына әллә күзен, әллә башка бер-бер төшен сыпырып алды да җитдиләнеп калды, өлкән кешегә сәлам бирде:

– Исәнме, мөгаллим абый… Кунакка кайттыңмыни?

– Әйе, – диде Мирсәет. – Менә булышып китим әле дидем…

– Әйбәт булган, – ди теге. Бер дә малай-шалай димәссең, өлкәннәрдән болайрак сөйләшә.